Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Ветераннар көч сынашты

Шимбә көнне һөнәри лицейның спорт залында волейбол буенча ярышлар үтте. Ветераннар Кубогын яулар өчен җиде команда ярышты. Эчке эшләр һәм Шәрбән, «ВАМИН-Аксу» һәм Емелькино командалары арасындагы ярымфинал баталеялары киеренке үтте. Аларның нәтиҗәләре буенча ваминлылар һәм ОВД ветераннары финалга чыкты. Хәлиткеч көрәштә авыл хуҗалыгы производствосы ветераннары зур көч куйдылар һәм нәтиҗәдә...

Шимбә көнне һөнәри лицейның спорт залында волейбол буенча ярышлар үтте.


Ветераннар Кубогын яулар өчен җиде команда ярышты. Эчке эшләр һәм Шәрбән, «ВАМИН-Аксу» һәм Емелькино командалары арасындагы ярымфинал баталеялары киеренке үтте.
Аларның нәтиҗәләре буенча ваминлылар һәм ОВД ветераннары финалга чыкты. Хәлиткеч көрәштә авыл хуҗалыгы производствосы ветераннары зур көч куйдылар һәм нәтиҗәдә җиңүче булдылар. Шәрбән һәм Емелькино спортчылары өченче урын өчен көч сынаштылар. Шәрбәнлеләр көндәшләрен 2:0 исәбе белән тар-мар итеп, өченче урынга чыктылар. Турнир таблицасы түбәндәгечә: «ВАМИН-Аксу» агрофирмасының Трудолюбово бүлеге-беренче, Аксубай районы буенча эчке эшләр бүлеге-икенче, Шәрбән командасы өченче урында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев