Аксубаево
  • Рус Тат
  • Валуевтан бүләкләр

    Аксубай кикбоксерлары ТР Азнакай районының Актүбә поселогында узган кара-каршы көрәш спорты буенча ачык республика турнирында катнаштылар. Аксубайдан иң яхшы кикбоксчы - 2 нче мәктәптән унынчы сыйныф укучысы Оксана Захаркина Россиянең төрле төбәкләреннән җыелган көчле спортчылар белән беренчелек өчен көч сынашты. 60 килограммга кадәрле авырлык категориясендә ул икенче призер булды.Ярышларда шулай...

    Аксубай кикбоксерлары ТР Азнакай районының Актүбә поселогында узган кара-каршы көрәш спорты буенча ачык республика турнирында катнаштылар.

    Аксубайдан иң яхшы кикбоксчы - 2 нче мәктәптән унынчы сыйныф укучысы Оксана Захаркина Россиянең төрле төбәкләреннән җыелган көчле спортчылар белән беренчелек өчен көч сынашты. 60 килограммга кадәрле авырлык категориясендә ул икенче призер булды.Ярышларда шулай ук Аксубай районы данын Алмаз Мәгыйзов җитәкләгән кикбоксинг секциясенең элеккеге спортчысы, бүгенге көндә Әлмәт физкультура техникумы студенты Дмитрий Козлов та яклады. Нәтиҗәдә ул команданы пъедесталның икенче баскычына күтәрде. Ярышларны элек боксчы буларак танылган Дәүләт Думасы депутаты Николай Валуев күзәткәнгә, әлеге ярышлар катнашучылар өчен аеруча да дулкынландыргыч булды. Җиңүчеләрне дә ул бүләкләде. Бүләкләү тантанасындагы кыска минутлы аралашу да очрашудан якты тәэсирләр калдырды.

    Фото: vk.com

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: