Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Уйнау дәрәҗәсе үсте

Футбол сезоны ябылды, нәтиҗәләр ясау вакыты җитте. Безнең егетләр районның футбол кырларында да сынатмадылар. 1999 елда туган егетләрдән торган район җыелма командасы футболчылары (рәсемдә) Әлмәттә үткән ярышларда аерылып тордылар. Республиканың җиде көчле командасы ике тапкыр үзара очраштылар. Беренче түгәрәктә безнең футболчылар "КамАЗ" командасына, икенче очрашуда Яр Чаллыдан "Төзүче" командасына гына...

Футбол сезоны ябылды, нәтиҗәләр ясау вакыты җитте.


Безнең егетләр районның футбол кырларында да сынатмадылар. 1999 елда туган егетләрдән торган район җыелма командасы футболчылары (рәсемдә) Әлмәттә үткән ярышларда аерылып тордылар. Республиканың җиде көчле командасы ике тапкыр үзара очраштылар. Беренче түгәрәктә безнең футболчылар "КамАЗ" командасына, икенче очрашуда Яр Чаллыдан "Төзүче" командасына гына юл бирделәр, ә мәйдан хуҗалары - әлмәтлеләр белән исәп тигез булды. Нәтиҗәдә 11 матчның 8сендә җиңеп, ике тапкыр җиңелү кичереп һәм бер тапкыр ничьяга уйнап, аксубайлылар республика Беренчелеге турнирында беренче урынны яуладылар.
1997 елда туган өлкәнрәк футболчылар Яр Чаллыда үткән ТР Беренчелеге ярышларында район данын якладылар. Ярышларның беренче көнендә егетләр бераз сынаттылар. Мәйдан хуҗалары һәм Минзәлә футболчылары белән ничьяга уйнадылар, чистайлылардан җиңдерделәр.
Ә менә икенче көнне Александр Лодоркин безнең футболчыларны үзенчә җайга салды. Аксубайлылар Саба футболчыларын җиңделәр, турнир хуҗаларының икенче "Виктория" командасын тар-мар иттеләр, "Нефтехим"га өч җавапсыз гол керттеләр. Әмма җиңүгә ирешү өчен бу гына җитмәде. Аксубайлыларга өченче призлы урын бирелде. Сезонны шулай уңышлы япкан район футболчылар җыелма командасына Яшьләр эше, спорт һәм туризм министрлыгы исеменнән тапшырылган медаль бик урынлы булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев