Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

“Уңышлы“ турнир

Аксубай спортчылары Нурлатта узган, Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган кикбоксинг буенча ачык район ярышларында уңышлы чыгыш ясадылар. Алмаз Мәгыйзов спортчылары район данын лаеклы якладылар. Составына ун кеше кергән команда беренче урыннар өчен - дүрт, икенче урыннар өчен - ике һәм өченче урыннар өчен тагын ике кубок яулады. 2 нче мәктәптән...

Аксубай спортчылары Нурлатта узган, Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган кикбоксинг буенча ачык район ярышларында уңышлы чыгыш ясадылар.



Алмаз Мәгыйзов спортчылары район данын лаеклы якладылар. Составына ун кеше кергән команда беренче урыннар өчен - дүрт, икенче урыннар өчен - ике һәм өченче урыннар өчен тагын ике кубок яулады.


2 нче мәктәптән Дмитрий Козлов, Артем Иванов, Даниил Петров (Иске Чуаш Адәмсуы) һәм Яңа Кармәттән Гүзәл Хәмитова үзләренең авырлык төркемендә кара-каршы көрәштә призлар яуладылар. Динар Гайнуллин (3 нче мәктәп), Илья Мясников (2 нче мәктәп) - икенче урыннарны яуладылар. 3 нче мәктәптән Владислав Петров һәм Никита Жарков турнир таблицасында өченче урыннарны алдылар.


Ярышларга барып кайту зур чыгымнар таләп итә. Бу очракта да спортчыларның әти-әниләре һәм шәхси эшмәкәр Руслан Вәлиев транспорт белән ярдәм иттеләр. Көрәшне үз иткән соңгы иганәче кикбоксинг ярышларын оештыруда даими ярдәм күрсәтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев