Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Уңышлы дебют

Шул көннәрдә Нурлат РОСТО район бүлеге каршындагы "Аркон" клубында кикбоксинг буенча ачык беренчелек үтте. Нурлат районы, Самара өлкәсе спортчылары белән бергә ярышларда тренер Алмаз Мәгыйзов җитәкчелегендәге Аксубай командасы да катнашты. Дебют уңышлы булды. 60 килограммга кадәрле авырлык категориясендә Аксубай лицееның 10 сыйныф укучысы Айрат Минеголов җиңү яулады. Сигезенче сыйныф укучысы...

Шул көннәрдә Нурлат РОСТО район бүлеге каршындагы "Аркон" клубында кикбоксинг буенча ачык беренчелек үтте.


Нурлат районы, Самара өлкәсе спортчылары белән бергә ярышларда тренер Алмаз Мәгыйзов җитәкчелегендәге Аксубай командасы да катнашты. Дебют уңышлы булды.
60 килограммга кадәрле авырлык категориясендә Аксубай лицееның 10 сыйныф укучысы Айрат Минеголов җиңү яулады.
Сигезенче сыйныф укучысы Светлана Щепачева да (АСШ №3) көндәшләренә бернинди шанс калдырмады, нәтиҗәдә беренче урынны алды. Ләйсән Вәлиуллина (АЛ) икенче булды. Вадим Еграшкин үзенең авырлык категориясендә өченче призер булды, Владислав Петров беренче урынны алды (аларның икесе дә 3 нче Аксубай урта мәктәбендә 3 нче һәм 4 нче сыйныфларда укыйлар).
Аксубай лицееның икенче сыйныф укучысы Айрат Юнысов та ышанычны аклады - үзенең авырлык категориясендә җиңүче булды. Василий Токарев (АСШ №3 нең 8 сыйныф укучысы) өченче призер булды. Команда зачетында аксубайлылар икенче урынны яуладылар.
Егетләр беренче көч сынашуда лаеклы чыгыш ясадылар. Әмма моның белән чикләнергә ярамый. 29 апрельдә алар чираттагы, республика турнирында катнашачаклар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: кикбоксинг