Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Ун секундта җиңде

Алабуга шәһәрендә дзюдо буенча үткәрелгән Төбәкара турнирда безнең спортчыбыз беренче урынны яулады. Турнир наркотиклар әйләнешен контрольләү буенча Федераль хезмәт идарәсе җитәкчелегендә үтте. Турнирның девизы: "Спортка - Әйе, наркотикларга - Юк!" Татарстан көрәшчеләреннән тыш, турнирда Башкорстан, Чуашстан, Удмуртия, Самара, Киров өлкәләреннән һәм Россиянең башка төбәкләреннән килгән 250 дзюдочы катнашты. -Ольга Шугаева...

Алабуга шәһәрендә дзюдо буенча үткәрелгән Төбәкара турнирда безнең спортчыбыз беренче урынны яулады.



Турнир наркотиклар әйләнешен контрольләү буенча Федераль хезмәт идарәсе җитәкчелегендә үтте. Турнирның девизы: "Спортка - Әйе, наркотикларга - Юк!" Татарстан көрәшчеләреннән тыш, турнирда Башкорстан, Чуашстан, Удмуртия, Самара, Киров өлкәләреннән һәм Россиянең башка төбәкләреннән килгән 250 дзюдочы катнашты.


-Ольга Шугаева искиткеч сыйфатлы көрәш алымнары белән хөкемдарлар комиссиясен таң калдырды, - дип горурланып сөйли аның тренеры Александр Скворцов. -Финалда Ольга Яр Чаллы шәһәренең дзюдо мәктәбе вәкиле белән очрашты. Җиңү өчен көрәш нибары 10 секунд дәвам итте. УФСКН вәкиле Ольга Шугаевага грамота һәм спорт киеме сатып алуга сертификат тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев