Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Тынычландыра да, акча да тарта

Бөтнек искиткеч тынычландыру көченә ия дип санала. Шуңа күрә, әгәр өегездә тавыш еш чыга икән, арома-лампага берничә тамчы бөтнек мае тамызыгыз. Йорттагы ызгышка нокта кую, гаилә әгъзалары арасындагы мөнәсәбәтне яхшырту өчен исә, карават һәм өстәл өстенә бөтнек бәйләмнәре элеп куярга кушалар. Элек-электән бу үсемлек акча тарта дип тә саналган. Кошелекка...

Бөтнек искиткеч тынычландыру көченә ия дип санала. Шуңа күрә, әгәр өегездә тавыш еш чыга икән, арома-лампага берничә тамчы бөтнек мае тамызыгыз.


Йорттагы ызгышка нокта кую, гаилә әгъзалары арасындагы мөнәсәбәтне яхшырту өчен исә, карават һәм өстәл өстенә бөтнек бәйләмнәре элеп куярга кушалар. Элек-электән бу үсемлек акча тарта дип тә саналган. Кошелекка аның берничә яфрагын салып йөрегез, бәлки ярдәме чыннан да тияр, кем белә... Моннан тыш, бөтнек артык авырлыктан котылу чарасы буларак та таныш. Аның маен көнгә берничә мәртәбә иснәп утыруны гадәткә кертсәң, нәтиҗәсе сизелми калмас, дип вәгъдә итә диетологлар. Шулай ук аппетитны киметү максаты белән ашаган вакытта махсус исле шәмнәр дә яндырырга мөмкин. Аннары, әлеге үсемлекне машинада да йөртү комачауламас-ул тынычландыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев