Аксубаево
  • Рус Тат
  • Туристлар көч сынашты

    Район туристлар слеты сәяхәт итәргә яратучыларны үзенә җыйды. Барлык командалар да сынаулар уздылар, спортка сәләтле булуларын, гыйлемлелекләрен, табигать хикмәтләрен яхшы белүләрен, авыр хәлләр килеп туганда беркайчан да югалып калмаган чын туристлар булуларын күрсәттеләр. "Киртәләр полосасын" үткәндә Иске Ильдеряк, Чуаш Енорускиносы, 2 нче Аксубай урта мәктәбе укучыларының иң җитезләре булулары ачыкланды....

    Район туристлар слеты сәяхәт итәргә яратучыларны үзенә җыйды.

    Барлык командалар да сынаулар уздылар, спортка сәләтле булуларын, гыйлемлелекләрен, табигать хикмәтләрен яхшы белүләрен, авыр хәлләр килеп туганда беркайчан да югалып калмаган чын туристлар булуларын күрсәттеләр. "Киртәләр полосасын" үткәндә Иске Ильдеряк, Чуаш Енорускиносы, 2 нче Аксубай урта мәктәбе укучыларының иң җитезләре булулары ачыкланды. Гомуми зачетта иң күп баллны 2 нче Аксубай мәктәбе укучылары туплады. Искеильдеряклылар җиңүчеләрдән беразга гына калыштылар. Емелькино урта мкәтәбе командасы өченче призер булды. Җиңүчеләр Мәктәптән тыш эшләр үзәгеннән грамоталар һәм барлык слетта катнашучылар кебек күтәренке кәеф алдылар.

    Фото: edu.tatar.ru

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: