Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Тәрбия максатларында – спорт

Шул көннәрдә "Юность" спорт комплексында балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссиянең күчмә утырышы үтте. Яшүсмер буш вакытында шикле компанияләрдә юкны бушка аударып йөрмәсен, ә файдалы итеп үткәрсен өчен нәрсә эшләргә соң? Иң яхшысы кызыклы, файдалы эшләргә, спорт чараларына җәлеп итүдер мөгаен? Моның өчен районда яхшы шартлар тудырылган....

Шул көннәрдә "Юность" спорт комплексында балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссиянең күчмә утырышы үтте.


Яшүсмер буш вакытында шикле компанияләрдә юкны бушка аударып йөрмәсен, ә файдалы итеп үткәрсен өчен нәрсә эшләргә соң? Иң яхшысы кызыклы, файдалы эшләргә, спорт чараларына җәлеп итүдер мөгаен? Моның өчен районда яхшы шартлар тудырылган. Универсаль спорт залы-яшүсмерләр карамагында. Нәкъ менә шул комиссия утырышының төп темасы булды да инде. Комиссия әгъзалары 2 нче Аксубай урта мәктәбенең мәктәп яны лагерында физкультура занятиеләрендә булдылар. Балаларның каникул ялы программасына һәр көнне мәҗбүри рәвештә спорткомплекска йөрү пункты кертелгән.
-Уку елы башыннан "Юность" УСЗ яңа режимда эшли,-дип сөйли спорткомплекс директоры Радик Мостафин.
-Үз эшчәнлегебездә без халыкның барлык катламын физкультура һәм спортка җәлеп итәргә тырышабыз, балаларга исә аерым игътибар бирәбез. Безнең спорт комплекс базасында мини-футбол, самбо, волейбол, баскетбол, кик-боксинг, аэробика секцияләре, тренажер, фитнес-гимнастика заллары эшли. Секция эшен инструкторлар һәм инженерлар Александр Лодоркин, Валерий Павлов, Александр Скворцов, Радик Канәфин, Николай Краснов, Анна Краснова, Алмаз Мәгыйзов, Роман Волков алып бара. Болар тәҗрибәле, белемле белгечләр. Иске Ильдеряктан үз эшенең энтузиасты спорт ветераны Лидия Горбунова турында берничә сүз әйтәсе килә. Ул өлкән яшьтәге кешеләр белән занятиеләр үткәрә һәм балалар белән эшләүдә бәя биреп бетергесез ярдәм күрсәтә. Ул үз авылы балаларын спорткомплекс базасында физкультура занятиеләренә җәлеп итә, алар бирегә велосипедта киләләр хәтта!
Секцияләр билгеләнгән расписание белән эшли. Мәктәп укучылары дәресләрдән соң килеп кичке сәгать бишкә кадәр тренажер залында шөгыльләнә, футбол, волейбол, теннис уйный алалар. Боларның барысы да бушлай. "Юность" УЗС район үзәге мәктәпләре белән үзара бәйләнештә тора. Аның базасында физкультура, төрле дәрәҗәдәге ярышлар үтә. Бер сүз белән әйткәндә, яшүсмерләрнең күпчелеге вакытларын бушка уздыруга караганда, "Юность" та спорт белән шөгыльләнүне хуп күрәләр. УСЗ ның Мактау тактасында әлеге планда уңышларга ирешкән, район, зона, республика ярышларында берничә тапкыр призер булган спортчыларның фотографияләре эленеп тора.-Соңгы елларда яшүсмерләр арасында хокук бозулар буенча күрсәткечнең кимүе күзәтелә,-дип аңлатма бирә балигъ булмаганнар эшләре буенча район комиссиясенең җаваплы секретаре Марат Сафин.
-Монда спорт комплексы зур роль уйнады. Спорт залындагы занятиеләр, спортка гашыйк балалар белән аралашу яшүсмернең шәхси сыйфатларын үстерүгә уңай йогынты ясый. Икенчедән, аларның шикле эшләргә вакытлары калмый. Бүген безнең бурыч-яшүсмерләрне, яшьләрне күбрәк физкультурага җәлеп итү. Ә моның өчен район үзәгендә шартлар бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев