Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

ТР җыелма командасына керделәр

Болгар шәһәрендә 2003-2004 елларда туган егетләр һәм кызлар арасында самбо буенча Татарстан Республикасы Беренчелеге узды.

Ярышлар Идел буе беренчелегендә катнашу өчен республика җыелма командасын формалаштыру өчен сайлап алу туры булды һәм Татарстан укучыларының ХХІІІ Республика спартакиадасы исәбенә узды. Ярышларда Аксубай районы командасы лаеклы чыгыш ясады.

Ярыш нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы җыелма командасына финалга чыгучылар Ольга Шугаева, Андрей Андреев (икесе дә 3нче мәктәптән), Тимур Кондратьев (Савгач мәктәбе) кертелде. Март ахырында Чабаксарда узачак Идел буе төбәге ярышларында Аксубай көрәшчеләренә уңыш елмайсын иде. 

Фото Балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе архивыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев