Аксубаево
  • Рус Тат
  • Тотрыклы уңышлар

    Чистайда ТРның атказанган укытучысы Алексей Шабаев истәлегенә XII төбәк шахмат турниры үтте. Чарада барлык Татарстаннан 12 спортчы катнашты, моннан тыш Димитровград шәһәреннән һәм Россиянең башка калаларыннан да спортчылар бар иде. Беренче булып стартка чыккан 2 нче мәктәп шахматчылары безнең районны тәкъдим иттеләр. Баш тренер Геннадий Горбунов балалар белән озак еллар...

    Чистайда ТРның атказанган укытучысы Алексей Шабаев истәлегенә XII төбәк шахмат турниры үтте.

    Чарада барлык Татарстаннан 12 спортчы катнашты, моннан тыш Димитровград шәһәреннән һәм Россиянең башка калаларыннан да спортчылар бар иде. Беренче булып стартка чыккан 2 нче мәктәп шахматчылары безнең районны тәкъдим иттеләр. Баш тренер Геннадий Горбунов балалар белән озак еллар шөгыльләнә, алар Яшьләр Шахмат Лигасында да, ДЮСШ чемпионатында да көч сынаштылар. Илсаф Даутов - беренче, Данил Маклаков - икенче, Максим Борисов өченче урыннарда. Кызлар да уңышлы уен күрсәттеләр, Юлия Муртазина абсолют зачетта өченче урынны яулады. Искә алып үтәбез, быелгысы җәйдә ул Аксубайның яшьләр җыелма командасы составында "Зур Кама" республика турнирының көмеш призеры булды, ә аңа кадәр кызлар арасында Әдип Әлмир кубогына оештырылган ярышларда икенче урын алган иде. Тотрыклы уңышлар - ул яхшы күрсәткеч.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: