Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Текә борылышлар ясап

Казанның картинг-үзәгендә "ТР юл хәрәкәте иминлегенең фәнни һәм гомуми белем бирү программаларын финанслау дирекциясе" кубогына картинг буенча традицион ярышлар үтте. Өч яшь төркеме категориясендә 250дән артык яшь картингчы көч сынашты. Безнең районны дүрт катнашучы тәкъдим итте. Илья Лукин иң уңышлы чыгыш ясаучы булды. Кече яшьтәгеләр төркемендә ул квалификацияле йөртүдә югары...

Казанның картинг-үзәгендә "ТР юл хәрәкәте иминлегенең фәнни һәм гомуми белем бирү программаларын финанслау дирекциясе" кубогына картинг буенча традицион ярышлар үтте.


Өч яшь төркеме категориясендә 250дән артык яшь картингчы көч сынашты. Безнең районны дүрт катнашучы тәкъдим итте. Илья Лукин иң уңышлы чыгыш ясаучы булды. Кече яшьтәгеләр төркемендә ул квалификацияле йөртүдә югары күрсәткечкә ия булды һәм иң яхшылар унлыгына керде. Бүләккә кыйммәтле приз һәм диплом алды.

-Ярышлар башлангач мин нык дулкынландым, - дип сөйли Илья. - Шулай булмый ни, чөнки үтә көчле көндәшләр белән ярышырга туры килде. Әмма җиңәсе килү теләге көчлерәк булып чыкты. Мин куйган максатыма ирештем!
Икенче Аксубай урта мәктәбе базасында картинг- клуб ачылганнан алып, йөзләгән малай спортның техник төрендә үз сәләтен тикшереп карады. Яңа уку елы башланганнан бирле, клуб җитәкчесе Валентин Якимов җитәкләгән картинг-клуб дәресләренә кырыктан артык бала йөри. Аларның һәркайсының аз метражлы машинага утырып җилдерәсе килә. Әмма беренче дәресләрдә үк балалар моның алай ук җиңел түгеллеген аңлыйлар, чөнки техниканы, иминлек кагыйдәләрен белергә кирәк.

Мәктәпнең спорт мәйданчыгы берникадәр вакытка картодромга әверелә. Техник паркта 8 карт бар. Шул исәптән дүртесе - яңа, ә калганнарын Валентин Федорович күнегүләр ясау өчен яраклы итеп, иске техникадан үз куллары белән җыйган. Тагын бер мөһим шарт - дәресләрдә яхшы билгеләр алсаң гына картны йөртү рөхсәт ителә. Әгәр дә карт йөртүче "икеле" алса, аны төзәтмичә руль артына утыра алмаячак. Ә иң тәртипле һәм максатчан укучылар төрле дәрәҗәдәге ярышларда катнаша алалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев