Аксубаево
  • Рус Тат
  • «Татарстанның бадминтондагы өметләре» ачыкланды

    Ике көн дәвамында Аксубайда "Татарстанның бадминтондагы ышанычлары" республика ярышлары үтте. "Яшьлек" спорт комплексы бу көннәрдә киң күләмле бадминтон залын хәтерләтте. 2006, 2007, 2008нче елларда туган һәм яшьрәк өч йөздән артык яшь спортчы ышаныч яулап кына калмыйча, аның горурлыгы да булыр өчен бездә җыелдылар. Тренерларны, машина йөртүчеләрне һәм балаларның әти-әниләрен дә...

    Ике көн дәвамында Аксубайда "Татарстанның бадминтондагы ышанычлары" республика ярышлары үтте.

    "Яшьлек" спорт комплексы бу көннәрдә киң күләмле бадминтон залын хәтерләтте. 2006, 2007, 2008нче елларда туган һәм яшьрәк өч йөздән артык яшь спортчы ышаныч яулап кына калмыйча, аның горурлыгы да булыр өчен бездә җыелдылар. Тренерларны, машина йөртүчеләрне һәм балаларның әти-әниләрен дә санап, кунакларның саны 400дән артты.

    - Быел һич көтелмәгән рекорд куелды, - диде Татарстан җыелма командасы баш тренеры Игорь Назаров.

    Беренче көнне ялгыз уенчылар, икенче көнне парлы һәм катнаш командаларда көч сынаштылар. Ярышлар бер үк вакытта 9 кортта барды.

    - Аксубай - спортчыларны кунакчыл каршы алган районнарның берсе, - диде ТР Бадминтон федерациясе вице-президенты Евгений Салюков. - Спорт объекты ярышлар форматына туры килә. Аксубай шулай ук әлеге спорт төрен биредә популярлаштыру максатыннан да сайлап алынды. Сездә Татарстан җыелма командасы әгъзасы буларак чыгыш ясап, яхшы нәтиҗәләргә ирешкән Никита Мулеев кебек спортчылар бар.

    Ярышларның яхшы оешканлыгын да билгеләп үтәргә онытмады ул.

    - Мондый кайгырту, игътибар белән күпләр мактана алмый, - дип дәвам итте Федерация рәисе. - Туклану тәмле дә, файдалы да. Күпсанлы спортчыларны, тренерларны ашату берничә мәйданда оештырылды. Медицина хезмәте дә тиешле дәрәҗәдә, ә спорт чарасын оештыруга килгәндә - иң югары дәрәҗәдә дип билгеләп үтәр идем.

    - Без төрле күләмдәге ярышларда катнашабыз, - ди бадминтон өлкәсендә исеме яхшы таныш булган Алексеевск спортчылары тренеры Илья Черемных, - төбәк шәһәрләрендә дә, район үзәкләрендә дә булганыбыз бар. Җирле хакимият, киң күләмле ярышларны кабул итеп, турнир катнашучылары өчен уңай шартлар тудыруда барлык мөмкинлекләрне кулланырга тырыша. Районнарда да сервис дәрәҗәсе акрынлап үсә.

    Казаннан килгән җиде яшьлек Маша ярышларда беренче тапкыр гына катнашса да, биредә үзенә барысы да ошавын әйтте.

    Турнирда Аксубайны төрле мәктәпләрдән 15 спортчы тәкъдим итте. Ялгыз уенда Вадим Мулеев беренче урынны яулады. Парлы көч сынашуда Кайбычтан килгән Егор Григорьев белән Вадим бронза призерлары булдылар.

    Оештыручылар әйткәнчә, бу ярышлар яшь спортчыларда җиңүгә ышаныч уята һәм тәҗрибә тупларга ярдәм итә. Кагыйдә буларак, "Ышаныч" лидерлары 13 яшькә кадәр Татарстан Республикасының рәсми Беренчелеге призерлары булалар һәм аларга яшь бадминтончылар арасында үткәрелгән Бөтенроссия ярышларында чыгыш ясау шансы бирелә.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: