Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

«Табигать могҗизаларга бай»

Балалар китапханәсе җәйге каникуллар вакытында «Сүзләр дөньясында - табигать дөньясы" конкурсын игълан иткән иде. Конкурс шартлары үзенчәлекле булды. Башта китапханәчедә теркәлергә һәм биремнәр белән 3 буклет алырга (кроссвордлар, викториналар һ.б.), табигать турында китаплар укырга, «Аксубай» районында тамыр алган үсемлекләр» гербариен булдыруда катнашырга, рәсем, шигырь яки фотография сыйфатында иҗат эше тәкъдим...

Балалар китапханәсе җәйге каникуллар вакытында «Сүзләр дөньясында - табигать дөньясы" конкурсын игълан иткән иде.
Конкурс шартлары үзенчәлекле булды. Башта китапханәчедә теркәлергә һәм биремнәр белән 3 буклет алырга (кроссвордлар, викториналар һ.б.), табигать турында китаплар укырга, «Аксубай» районында тамыр алган үсемлекләр» гербариен булдыруда катнашырга, рәсем, шигырь яки фотография сыйфатында иҗат эше тәкъдим итәргә. Конкурска йомгак ясаганда 30 баладан 18 енең эше каралды (калганнары биремнәрнең барысын да башкармаганнар). 1-3 сыйныф укучылары арасында-Кирилл Соловьев, каникул вакытында Мәскәү өлкәсеннән әбисенә кунакка кайткан Валя Петрова җиңүчеләр булдылар; 4-5 сыйныф укучылары арасында-Айгөл Низаева, Надежда Павлова һәм Любовь Пахомова 1-3 урыннарны үзара бүлештеләр.
Җиңүчеләрне шул көннәрдә үткән «Табигать могҗизаларга бай» бәйрәмендә бүләкләделәр. Җиңүчеләрне һәм призерларны балалар китапханәсе мөдире Валентина Давыдова белән бергә «Читайка» журналы герое (Данил Жарков) котлады. Әдәби бәйрәм программасында конкурслар һәм викториналар да бар иде, ә аерылып торучы укучылар призлар алдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев