Аксубаево
  • Рус Тат
  • Сугышчы истәлегенә

    Иске Ильдеряк авыл җирлегенең барлык торак пунктларында яшәүче спорт сөючеләр Иске Ильдеряк авылы футбол кырында җыелдылар. Анда Чечня вакыйгаларында катнашкан якташыбыз Александр Мальков истәлегенә турнир узды. Турнир катнашучыларын Иске Ильдеряк авыл җирлеге башлыгы сәламләде. Футбол кырында якын-тирә авыллардан 4 команда очрашты. Киеренке көрәштә Александр Мальковның дуслары уйнаган "Ильдеряково" командасы беренче...

    Иске Ильдеряк авыл җирлегенең барлык торак пунктларында яшәүче спорт сөючеләр Иске Ильдеряк авылы футбол кырында җыелдылар.

    Анда Чечня вакыйгаларында катнашкан якташыбыз Александр Мальков истәлегенә турнир узды. Турнир катнашучыларын Иске Ильдеряк авыл җирлеге башлыгы сәламләде. Футбол кырында якын-тирә авыллардан 4 команда очрашты. Киеренке көрәштә Александр Мальковның дуслары уйнаган "Ильдеряково" командасы беренче урынны алды. Икенче урында - "Сокол" студентлар командасы. Енорускино авылы җыелма командасы өченче урынга лаек булды. Җиңүчеләр иганәче Валерий Якушкиннан истәлекле медальләр алдылар.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: