Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Суда мәктәп укучылары спартакиадасы

"Дельфин" бассейнында йөзү буенча беренче ярышлар үтте. Бөтенроссия мәктәп укучылары спартакидасының район этабы ярышларына районның ун мәктәбеннән йөзләгән бала килде. Әлеге бина моңа кадәр шулкадәр йөзүчене кабул иткәне һәм шулкадәр дәртне кичергәне юк иде. Аксубай укучыларыннан аермалы буларак, авыл мәктәпләрендә белем алучы балаларның бассейнга йөрү мөмкинлеге юк. Спортның су төрен...

"Дельфин" бассейнында йөзү буенча беренче ярышлар үтте.


Бөтенроссия мәктәп укучылары спартакидасының район этабы ярышларына районның ун мәктәбеннән йөзләгән бала килде. Әлеге бина моңа кадәр шулкадәр йөзүчене кабул иткәне һәм шулкадәр дәртне кичергәне юк иде. Аксубай укучыларыннан аермалы буларак, авыл мәктәпләрендә белем алучы балаларның бассейнга йөрү мөмкинлеге юк. Спортның су төрен яратучылар җәй көне елгада коеналар һәм йөзү техникасын үзләштерүдә уңышларга ирешәләр. Тагын шуны билгеләп үтәсе килә, ярышларда алар бассейн секцияләрендә шөгыльләнүче балаларга лаеклы көндәшлек тудырдылар.

Көч сынашуларның беренче минутларыннан ук зал шау-гөр килде. Хәер йөзүчеләр аларның шау-шуын да ишетмәделәр, нәрсә эшләгәннәрен дә күрмәделәр. Команда әгъзалары, җанатарлар үзләренең катнашучылары өчен көч биреп тордылар. Суда көчле күнегүләр ярышлар барышында үз ролен уйнады. 2003-2004 елларда туган укучылар арасында өченче мәктәп укучылары Кирилл Прохоров һәм Камилә Нәсыйбуллина 20 метрлы дистанциядә яхшы нәтиҗә күрсәттеләр.

1998-2002 нче елда туганнар арасындагы 100 метрлы дистанциядә көч сынашуда шул ук мәктәптән Алексей Иванов беренчелекне алды. Кызлар арасындагы 50 метрлы дистанциядә финишка беренче булып район үзәгенең өченче мәктәбе укучысы Вероника Куштукова килде. 2003-2004 елларда туган малайлар һәм кызлар арасындагы 25 метрлы эстафетада һәм катнаш эстафетада шул ук мәктәп командасына тиңнәр булмады. Иң өлкән (1998-2002 нче елгылар) катнашучылар арасындагы катнаш эстафетада кабаттан өченче мәктәп укучылары командасы беркемгә дә җиңүгә шанс калдырмады. 2003-2004 нче елларда туган укучылар арасында гомумкоманда зачетында Аксубайның өченче мәктәбе ярышлар лидеры булды, икенче урында - Аксубай лицейчылары, өченчедә Аксубайның икенче мәктәбе. 1998-2002 нче елдагылар арасында урыннар түбәндәгечә билгеләнде: беренче урында - Аксубайның 3нче мәктәбе, икенчедә - Иске Ибрай мәктәбе, өченчедә Яңа Ибрай мәктәбе.

-Аксубайда йөзү буенча ярышлар беренче тапкыр үтте, шуңа күрә физкультура укытучысы Геннадий Леонтьев җитәкчелегендәге Аксубайның өченче мәктәбе укучылары ирешкән нәтиҗәләр зур тәэсирләр калдырды, - дип ярышларга нәтиҗә ясады районның мәктәптән тыш эшләр үзәге директоры Николай Еграшкин. - Бассейнда балалар белән шөгыльләнгән тренерларның уңышлы эшен аерым билгеләп үтәсе килә. Район ярышлары җиңүчеләре районны республика этабы ярышларында тәкъдим итәчәк. Аларга уңышлар телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев