Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Су белән җәен дә, кышын да дус булырга кирәк

"Дельфин" йөзү бассейнында Кыш бабай призына ярышлар үтте. Монда алты секция төркеме йөзү белән шөгыльләнә. Күнегүләр төрле вакытта үткәрелү сәбәпле, гадәти көннәрдә балалар бер-берсе белән очрашмыйлар да, диярлек. Ярышларга Михаил Федоров һәм Яков Крюков укучылары, үзара көч сынашып, ярты елда нәрсәләр өйрәнгәннәрен күрсәтү өчен алты төркем җыелды. Ярышта катнашучылар, җанатарларның...

"Дельфин" йөзү бассейнында Кыш бабай призына ярышлар үтте.


Монда алты секция төркеме йөзү белән шөгыльләнә. Күнегүләр төрле вакытта үткәрелү сәбәпле, гадәти көннәрдә балалар бер-берсе белән очрашмыйлар да, диярлек. Ярышларга Михаил Федоров һәм Яков Крюков укучылары, үзара көч сынашып, ярты елда нәрсәләр өйрәнгәннәрен күрсәтү өчен алты төркем җыелды.

Ярышта катнашучылар, җанатарларның көчле алкышларына күмелеп, 25 һәм 50 метрга ирекле алым белән йөзеп, әлеге араны уңышлы үттеләр. Соңгы этап - эстафетада 50 метрга ирекле алым белән йөзүче дүрт спортчы ярышканда дәрт кызганнан-кыза барды.

Үз командалары өчен җан аткан балалар, берсеннән-берсе уздырып, иптәшләренә көч биреп тордылар. Ниһаять, иң көчле командалар билгеләнде. Алар Кыш бабайдан призлар алдылар. Җиңүче команда зур тортка лаек булды.

-Ярышларны оештырып, без балалар алдына җиңүләргә ирешү бурычын куймадык, - дип сөйли тренер Михаил Федоров. - Максат бер генә - барлык төркем йөзүчеләрен берләштерү, уңышларга бергәләп шатлану иде. Без моңа ирештек тә!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев