Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Спортны үз итеп

Спорт-Савгач мәктәбе укучылары өчен төп шөгыль. Савгачлылар күп төрле район спорт чараларында катнашалар, ә волейболчылар республика чемпионкалары булып торалар хәтта. Монда спорт белән шөгыльләнү өчен барлык шартлар тудырылган. Физкультура дәресләре атнасына өч тапкыр үткәрелә. Дәресләрне өч белгеч: тәҗрибәле педагоглар Алексей Калинин, Анатолий Охотников һәм ДЮСШ тренеры Ольга Васильева үткәрә. Мәктәптә...

Спорт-Савгач мәктәбе укучылары өчен төп шөгыль.


Савгачлылар күп төрле район спорт чараларында катнашалар, ә волейболчылар республика чемпионкалары булып торалар хәтта. Монда спорт белән шөгыльләнү өчен барлык шартлар тудырылган. Физкультура дәресләре атнасына өч тапкыр үткәрелә. Дәресләрне өч белгеч: тәҗрибәле педагоглар Алексей Калинин, Анатолий Охотников һәм ДЮСШ тренеры Ольга Васильева үткәрә.
Мәктәптә спорт кирәк-яраклары бар, әмма балалар физкультура дәресләренә үзләренең чаңгылары һәм тимераяклары белән киләләр. Мәктәп янәшәсендә шугалак ясалган. Берәүләр чаңгы юлыннан йөгергәндә, икенчеләре бөтен күңелләрен биреп хоккей уйныйлар.
-Мәктәпнең чаңгы юлыннан кеше өзелми. Ял көннәрендә чаңгы юлында авыл кешеләрен дә, балаларны да күрергә була,-дип сөйли физкультура укытучысы Алексей Калинин.-Шугалак та популярлыгын югалтмый, балалар бирегә теләсә нинди һава торышында да киләләр, спорт сөючеләрне салкыннар куркытмый.
Әлеге мәктәптә тенниска да аерым игътибар бирелә. Аның белән һәр укучы шөгыльләнә диярлек. Актлар залын да алыштырган зур коридорга өч теннис өстәле куелган. Алар беркайчан да буш тормый. Тәнәфестә биредә теннис ракеталары белән оста эш итә белгән өлкән сыйныф укучыларын да, әлеге спорт төрен яңа гына үзләштерә башлаган түбән сыйныф укучыларын да күрергә була.
Күптән түгел мәктәптә Савгач гимназиясенең чыгарылыш укучысы Александр Бобов истәлегенә багышланган өстәл теннисы буенча ярышлар үтте. (Александр үз вакытында мәктәпнең иң яхшы теннисчысы була. Мәктәпне тәмамлаганнан соң ул ПЛ-88 дә белем ала, армиядә хезмәт итә, әмма производствода килеп чыккан бәхетсезлек очрагы аның гомерен өзә. Ярышларда бик күп кеше катнашты, әлеге егетне яхшы белгән кешеләр, дуслары, авыл яшьләре барысы да килде.
Ярышлар киеренке үтте. Нәтиҗәдә 5-6 сыйныфлар арасында-Павел Краснов, 7-8 сыйныфлар арасында-Андрей Липатов, 9,10,11 сыйныфлар арасында-Евгений Семенов, авыл яшьләре арасында Алексей Охотников җиңүче булды. Александр Бобов истәлегенә багышланган өстәл теннисы буенча ярышларны һәр елны үткәрү турында карар кылынды, киләсе елдан әлеге ярышлар район дәрәҗәсендә оештырылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Савгач мәктәбе