Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Спортлы көз

Безнең район командасы Болгарда баскетбол буенча ТР Беренчелегендә уңышлы чыгыш ясады. Рәис Бикулов укучылары шәп уен күрсәттеләр, көндәшләрен җиңү өчен уңышлы комбинацияләр тудырдылар. Нәтиҗәдә өченче урынга лаек булдылар. ХХХ Базарлы Матакта мини-футбол буенча Республика Беренчелеге булып узды. Аксубай районын ДЮСШ тренеры Александр Лодоркин укучылары тәкъдим итте. Республиканың көчле футболчылары белән...

Безнең район командасы Болгарда баскетбол буенча ТР Беренчелегендә уңышлы чыгыш ясады.


Рәис Бикулов укучылары шәп уен күрсәттеләр, көндәшләрен җиңү өчен уңышлы комбинацияләр тудырдылар. Нәтиҗәдә өченче урынга лаек булдылар.
ХХХ
Базарлы Матакта мини-футбол буенча Республика Беренчелеге булып узды.
Аксубай районын ДЮСШ тренеры Александр Лодоркин укучылары тәкъдим итте. Республиканың көчле футболчылары белән киеренке көрәштә аксубайлылар өченче урынны алдылар.
ХХХ
"Юность" универсаль спорт залында бер атна дәвамында төрле яшьтәге укучылар арасында мини-футбол буенча ДЮСШ беренчелеге үтте.
Бу ярышларда һәр көнне унлаган мәктәп командасы көч сынашты.
Уеннар киеренке, эмоциональ барды. Өлкән яшьтәге спортчылар арасында финалга район үзәге укучылары чыкты.
Хәлиткеч матчта 3 нче номерлы Аксубай урта мәктәбе футбол дружинасы җиңү яулады. Икенче һәм өченче урыннарда - район үзәгенең икенче мәктәбе һәм Аксубай лицее укучылары. 2000-2001 нче елларда туган укучылар арасында урыннар түбәндәгечә бүленде: беренче урында - АЛ, икенчедә - 2 нче Аксубай урта мәктәбе командалары. Бер яшькә өлкәнрәк футболчылар арасында искетимошкинолыларга тиңнәр булмады. Аксубай лицее һәм өченче мәктәп укучылары икенче һәм өченче урыннарны бүлештеләр. Иң яшь спортчылар (5-6 сыйныфлар) арасында өченче Аксубай урта мәктәбе укучылары үзләренең иң көчле икәнлекләрен күрсәттеләр. Иске Ибрай командасы - икенче, сөнчәлеләр өченче урында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев