Аксубаево
  • Рус Тат
  • Спортчылар Россияне яулый

    Районның гомумбелем бирү мәктәпләре спортчыларының район, республика ярышларында гына җиңүгә ирешеп калмыйча, гомумрәсәй ярышларында да мактау пьедесталын яулаулары аларның физик әзерлек дәрәҗәсе турында сөйли. «Смена» федераль балаларга белем бирү һәм сәламәтләндерү үзәгендә (Краснодар крае, Анапа шәһәре) үткән ХVIII Россия белем бирү учреждениеләрендә белем алучы балаларның физик әзерлеген карау буенча финал...

    Районның гомумбелем бирү мәктәпләре спортчыларының район, республика ярышларында гына җиңүгә ирешеп калмыйча, гомумрәсәй ярышларында да мактау пьедесталын яулаулары аларның физик әзерлек дәрәҗәсе турында сөйли.


    «Смена» федераль балаларга белем бирү һәм сәламәтләндерү үзәгендә (Краснодар крае, Анапа шәһәре) үткән ХVIII Россия белем бирү учреждениеләрендә белем алучы балаларның физик әзерлеген карау буенча финал ярышларында уңышлы чыгыш ясаулары моңа дәлил булып тора. Безнең укучылар аннан ике алтын һәм ике көмеш медаль алып кайттылар.
    Аксубай спортчыларының бүгенге көндә республикада иң көчлеләр рәтендә булуы безнең команданың әлеге абруйлы ярышларда катнашуына сәбәп булды. Нәкъ менә шуның өчен Анапада алар Яр Чаллы командасы белән бергә Татарстанны тәкъдим иттеләр. Өстәвенә, бу безнең укучылар өчен өченче сәяхәт булды. Нияз Хисмәтов сүзләренә караганда, хәзер алар үз позицияләрен бирергә исәп тотмыйлар.
    -Әлеге абруйлы ярышларда безнең команданы район мәктәпләреннән иң көчле унҗиде спортчы тәкъдим итте,-дип үз фикере белән уртаклаша Балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе директоры Нияз Хисмәтов.-Алар районның иң көчле спортчылары булуларын тагын бер кат исбатладылар. Өч мең километрлы дистанциядә Иске Мокшино мәктәбеннән Алексей Самаренкин (тренер Рәис Бикулов) алтын медаль яулады. Иске Ибрай мәктәбеннән тренер Рәис Бикушев тәрбияләгән өч укучы да үзләренең көчле булуларын күрсәттеләр. Илдар Гилфанов өч мең километрлы дистанциядә көмеш медальгә лаек булса, кызлар арасында Диләрә Кадыйрова көмеш медаль иясе булды, ә Ранис тартылу буенча призер иясе булды.
    Калган балалар да ярышларның төрле этабында үзләрен күрсәтә алдылар. аларның һәркайсы спортның төрле төрләрендә Россия Федерациясе яшьләр, спорт һәм туризм министрлыгының 1,2 дәрәҗә Дипломына яулады. Киң күләмле ярышлар программасы викторина һәм мәдәни-массакүләм программаны да үз эченә алды. Балаларны озата барган ДЮСШ директоры Нияз Хисмәтов балалар күңелендә якты хәтирәләр калдырыр өчен диңгезгә сәяхәт оештырды, шәһәрнең күренекле урыннары белән таныштырды.
    -Балаларга мондый сәяхәтләр, әлбәттә кирәк, чөнки алар моңа һәр көнлек күнегүләре, казанышлары белән лаек булдылар,-дип сөйли Нияз Ильясович.-Район аларга рәхмәтле һәм аларның алга таба да җиңүләргә ирешүләренә ышана. Әлеге сәяхәт район башлыгы Камил Гилманов һәм ата-аналар ярдәме белән гамәлгә ашты. Яшь спортчылар белән шөгыльләнгән районның барлык тренерларына рәхмәт әйтәсе килә. Аксубай данын Россия Федерациясе дәрәҗәсендә таныткан спортчылар тәрбияләүгә үз өлешләрен керткән тренерлар Рәис Бикушев һәм Рәис Бикуловка аерым рәхмәт белдерәсе килә.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: