Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Спортчылар бәйрәме

Район спортчылары үзләренең һөнәри бәйрәмнәре - Бөтенроссия физкультурачылар көнен спорт казанышлары белән каршы алдылар. Бәйрәм хөрмәтенә безнең тренерларга бирелгән бүләкләр дә моңа дәлил булып тора. Бу көнне тренерларны котларга район башлыгы Камил Гилманов, прокурор Илдус Хәйруллин, Яшьләр эше һәм спорт бүлеге начальнигы Рамил Мингулов, ДЮСШ директоры Нияз Хисмәтов килде. Аларның...

Район спортчылары үзләренең һөнәри бәйрәмнәре - Бөтенроссия физкультурачылар көнен спорт казанышлары белән каршы алдылар.


Бәйрәм хөрмәтенә безнең тренерларга бирелгән бүләкләр дә моңа дәлил булып тора.
Бу көнне тренерларны котларга район башлыгы Камил Гилманов, прокурор Илдус Хәйруллин, Яшьләр эше һәм спорт бүлеге начальнигы Рамил Мингулов, ДЮСШ директоры Нияз Хисмәтов килде.
Аларның һәркайсы үз чыгышында районда спорт үсешенең мөһимлеген, тренерларның яшь буынны тәрбияләүгә куйган олы хезмәтен һәм Аксубай районын республикага таныткан спорт нәтиҗәләрен билгеләп үттеләр. Камил Гилманов һәм ОДМиС начальнигы Рамил Мингулов хезмәтләрен хөрмәтләп Владимир Альметкинга Татарстан Республикасы Яшьләр эше, спорт һәм туризм министрлыгы исеменнән «ТР да физик культураны һәм спортны үстергәне өчен» күкрәк билгесе тапшырдылар.
Тренерлар Минзөфәр Мөдәрисов, Владислав Мулеев, Регина Васильева, Геннадий Леонтьев, Радик Мостафин, Александр Лодоркин, Валерий Павлов, Ольга Васильева, Леонид Васильев, Рәис Бикушев, Александр Скворцовка министрлыкның Рәхмәт хаты тапшырылды. Шулай ук Владимир Ильменюков, Анфиса Ишметова, Сергей Иванов һәм абыйлы-энеле Игорь һәм Иван Шугаевларны Аксубай муниципаль район Советы Рәхмәт хаты белән билгеләп үттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев