Аксубаево
  • Рус Тат
  • Спорт та, музыка да

    Иске Ибрай авылы урта мәктәбе районда спорт казанышлары белән мәгълүм. Өстәвенә - спортның җәйге һәм кышкы төрләре буенча. Монда үз эшләренең осталары булган педагог-тренерлар - Рәис Бикушев һәм Җәмил Сәйфуллин хезмәт куя. Алар укучыларда физкультурага, спортка мәхәббәт уята һәм җиңүгә омтылыш тудыра беләләр. Чаңгы ярышларында да, йөгерү буенча да, милли...

    Иске Ибрай авылы урта мәктәбе районда спорт казанышлары белән мәгълүм.

    Өстәвенә - спортның җәйге һәм кышкы төрләре буенча. Монда үз эшләренең осталары булган педагог-тренерлар - Рәис Бикушев һәм Җәмил Сәйфуллин хезмәт куя. Алар укучыларда физкультурага, спортка мәхәббәт уята һәм җиңүгә омтылыш тудыра беләләр. Чаңгы ярышларында да, йөгерү буенча да, милли көрәштә бил алышуда да. Искеибрайлылар күптән түгел булып үткән район Сабантуенда да казанышларга ирештеләр.

    Алар төрле авырлык үлчәмендә призлы урыннар алдылар. Айнур Төхвәтуллин 40 килограммга кадәрле авырлык категориясендә җиңү яулады. Аңа авылдашлары һәм бөтенләй таныш булмаган көрәшчеләр белән бил алышырга туры килде. Айнур сыртын җиргә тидермәде. Район Сабантуе келәмендә үзен ышанычлы тотты. Бу гаҗәп тә түгел. Чөнки ул бер атна алдан Димитровград Сабантуенда шул ук категориядә призер булды. Әлеге кала Айнур күңелендә җиңү шатлыгы белән бергә, якты хисләр дә калдырды. Барысын да таң калдырып, батыр егет Сабантуйда катнашучылар хөрмәтенә җыр да башкарды. Кулына микрофон тоткан егетнең моңлы тавышы Сабантуй мәйданы өстенә таралды. Аның чыгышы тыңлаучылар күңелендә тирән тәэсирләр калдырды.

    - Мәктәптә яхшы укыйм, - дип уртаклашты Айнур. - Көрәш белән теләп шөгыльләнәм. Безнең белән тренер Җәмил Минсәлих улы шөгыльләнә. Без дә аның кебек көчле һәм җитез булырга тырышабыз!

    Кем булырга телисең, дигән сорауга Айнур елмайды гына. Әле бит ул җиденче сыйныфны гына тәмамлаган, барысы да алда. Әлегә спорт һәм сәхнә белән генә кызыксына. Айнур җырларга ярата, өйдә дә җырлап кына йөри икән. Ә Димитровград шәһәрендәге уңышлы чыгышы иҗади планда нинди юл сайларга кирәклеген күрсәтте инде.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: