Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Спорт комплексында кабат ярыш!

Шимбә көнне "Юность" универсал спорт комплексында 1999-2000 елда туган үсмерләр һәм кызлар арасында мини-футбол буенча ТР Беренчелеге үтте. Ярышларда алты команда катнашты. Яшь спортчыларның ачык республика ярышларын ачу тантанасында спортчыларны район башлыгы Камил Гилманов, мәгариф бүлеге начальнигы Әминә Вәлиуллина тәбрикләде. Ярышларның баш хөкемдары ТР мини-футбол буенча федерация рәисе Сергей Рожков...

Шимбә көнне "Юность" универсал спорт комплексында 1999-2000 елда туган үсмерләр һәм кызлар арасында мини-футбол буенча ТР Беренчелеге үтте.


Ярышларда алты команда катнашты.
Яшь спортчыларның ачык республика ярышларын ачу тантанасында спортчыларны район башлыгы Камил Гилманов, мәгариф бүлеге начальнигы Әминә Вәлиуллина тәбрикләде.
Ярышларның баш хөкемдары ТР мини-футбол буенча федерация рәисе Сергей Рожков матчлар алдыннан спортчыларга изге теләкләрен юллады.
Республика беренчелеге безнең районның ике командасы - Иске Ибрай гимназиясе һәм Аксубай лицее - тренерлар Рәис Бикушев һәм Валерий Павлов тәрбиясендәге спортчылар арасындагы матч белән башланып китте. Лицейчылар 5:0 исәбе белән җиңүгә ирештеләр.
Аксубай лицееның малайлар командасы (тренер Александр Лодоркин) Казанның 75 нче гимназиясе футбол дружинасы белән очрашты. Безнекеләр көчлерәк булып чыкты. Алар көндәшләре капкасына 3 туп керттеләр.
Яр Чаллының 3 нче гомумбелем бирү мәктәбе футболчылары Иске Ибрай авылы кызлар командасына җиңүгә бернинди шанс калдырмадылар. Әлеге матч чаллылар файдасына 6:0 исәбе белән тәмамланды. 3 нче Аксубай урта мәктәбе һәм Казанның 75 нче гимназиясе командалары арасындагы уен киеренке үтте. Ике команда да бар тырышлыкларын куеп уйнадылар. Әмма киеренке көч сынашуда казанлылар өстен булды. Алар мәйдан хуҗаларын 5:3 исәбе белән җиңделәр. Аксубай лицееның кызлар командасы да шулай ук тренер һәм җанатарлар ышанычын аклый алмады, аларны Чаллы спортчылары 5:0 исәбе белән җиңүгә иреште.
Беренчелек Аксубай урта мәктәбе һәм Аксубай лицее спортчылары арасындагы очрашу белән төгәлләнде. Лицейчылар көндәшләре - өченче мәктәп спортчыларына караганда көчлерәк булып чыктылар. Турнир таблицасында урыннар түбәндәге тәртиптә билгеләнде: кызлар арасында Яр Чаллыдан кызлар командасы җиңүче булды, икенче урында Аксубай лицее, Иске Ибрай мәктәбе өченче булды. Малайлар арасында - Аксубай лицее командасы - беренче, Казанның 75 нче урта мәктәбе уенчылары - өченче урында.
Призерларны бүләкләү тантаналы мохитта үтте. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Сергей Александров һәм республика категориясендәге хөкемдар Айдар Тимербулатов призерларны ихластан котлап, аларга кубоклар, медальләр тапшырдылар.
Республика турнирында җиңүчеләр февраль аенда Ульяновск шәһәрендә үтәчәк мини-футбол буенча беренчелектә катнашачаклар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев