Спорт белән һәркем шөгыльләнә ала
Инвалидлар ункөнлегендә Аксубайда мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр арасында берничә спорт ярышы үткәрелде. Яшьләр үзәгендә - шахмат, ДОСААФ тирында - винтовкадан ату, "Яшьлек" спорт залында армспорт, бадминтон һәм дартс, бассейнда йөзү буенча көч сынаштылар һәм шулай ук спорт комплексында шәхси тернәкләндерү программасы буенча дәресләр үтте. Призерларны яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге, "Яшьлек"...
Инвалидлар ункөнлегендә Аксубайда мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр арасында берничә спорт ярышы үткәрелде.
Яшьләр үзәгендә - шахмат, ДОСААФ тирында - винтовкадан ату, "Яшьлек" спорт залында армспорт, бадминтон һәм дартс, бассейнда йөзү буенча көч сынаштылар һәм шулай ук спорт комплексында шәхси тернәкләндерү программасы буенча дәресләр үтте. Призерларны яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге, "Яшьлек" УСЗның Мактау грамоталары һәм медальләре белән бүләкләделәр. Чараларда 58 кеше катнашты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев