Аксубаево
  • Рус Тат
  • Спартакиада нәтиҗәләре

    Районда ХХIV Спартакиада булып үтте. Аңарда 24 оешма, 14 авыл җирлеге, меңгә якын спортчы катнашты, ә инде җанатарлар һәм тамашачылардан күбе юк иде. Спартакиаданы башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Сергей Александров ачты. -Бу, һәркем әзерләнгән зур ярышлар гына түгел, бүгенге көн спортчылар өчен дә, җанатарлар өчен дә зур бәйрәм,-дип билгеләп үтте...

    Районда ХХIV Спартакиада булып үтте.

    Аңарда 24 оешма, 14 авыл җирлеге, меңгә якын спортчы катнашты, ә инде җанатарлар һәм тамашачылардан күбе юк иде.
    Спартакиаданы башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Сергей Александров ачты.

    -Бу, һәркем әзерләнгән зур ярышлар гына түгел, бүгенге көн спортчылар өчен дә, җанатарлар өчен дә зур бәйрәм,-дип билгеләп үтте үз чыгышында Сергей Витальевич.

    -Спартакиада катнашучыларга ышанычлы җиңүләр, рухи көч, һәрвакытта да әйбәт формада калуларын, ә тамашачыларга уңай тәэсирләр алуларын телим.
    Тантаналы өлештән соң командалар ярышлар үткәрү урыннарына таралыштылар. Ә ярышлар, сүз уңаенда, караңгы кичкә кадәр дәвам итте. Җиңүчеләр һәм призерларны озакламый булачак киңәйтелгән утырышта бүләкләячәкләр. Ә әлегә без җиңүчеләрне котлыйбыз.

    Волейбол ярышларында "вамин"нан ир-атлар командасына һәм ДЮСШтан хатын-кызлар командасына тиңнәр булмады. Мини-футбол һәм шайбалы хоккей буенча яңадан ДЮСШ коллективы пъедесталның беренче баскычында иде. Канат тартышуда мәгариф бүлеге хезмәткәрләре иң көчлеләр булдылар. Гер күтәрүдә беренче урынны Рәис Бикушев (мәгариф бүлеге) һәм С. Мингалимова (Шәрбән авыл җирлеге) беренчелекне алдылар.

    Кул көрәштерүдә Илшат Хафизовка (Мюд бүлеге) һәм Т.Сафинага (Яңа Ибрай авыл җирлеге) тиңнәр булмады. Пневматик винтовкадан ату ярышында Аксубай башкарма комитеты җитәкчесе Леонид Жуков барыннан да өстен булды. ДЮСШтан Т.Мәгыйзов һәм МЮД бүлегеннән Р.Әхмәтшина шахмат ярышларында җиңүче булдылар.

    Чаңгы ярышларында мәгариф бүлеге хезмәткәрләрен беркем җиңә алмады: ир-атлар һәм хатын-кызлар командалары беренче урыннарны алдылар. Өстәл теннисы буенча Николай Камбулов (Росреестр) һәм Л.Васильева (ДЮСШ) үзләрен чын осталар итеп күрсәттеләр.
    Көрәштә аеруча кызыклы ярышлар башланды. Ярышларның әлеге төрендә МВД бүлеге хезмәткәрләренә тиңнәр булмады.
    Гомуми команда зачетында урыннар шулай билгеләнде: 50 кешегә якын булган оешмалар, учреждениеләр арасында беренче урында халыкны эш белән тәэмин итү үзәге, икенче урында-Федоровка Интернат-йорты, өченчедә-Федераль казначейлык. Авыл җирекләре арасында беренче һәм өченче урыннарны Иске Ибрай, Яңа Ибрай һәм Иске Ильдеряк авыллары бүлештеләр.

    - Коллективта 50 кешедән артык булган оешмалар арасында беренче урында ДЮСШ командасы, икенчедә- МВД бүлеге, өченчедә-мәгариф бүлеге һәм "ВАМИН" командасы,-дип хәбәр итте ярышларның төп хөкемдары Нияз Хисмәтов.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: