Аксубаево
  • Рус Тат
  • Спартакиада 850 аксубайлыны берләштерде

    Спартакиада үзәк мәйданда рәсми рәвештә тантаналы төстә ачылды. - 2016 һәм 2017 еллар безгә бик күп спорт җиңүләре алып килде, - дип ассызыклады үзенең мөрәҗәгатендә район башлыгы Камил Гилманов. - Без алга таба да өлкәннәрне һәм балаларны спортка күбрәк җәлеп итәргә тырышачакбыз. Спорт тантанасы 850 кешене җыйды. Катнашучылар спорт төрләре...

    Спартакиада үзәк мәйданда рәсми рәвештә тантаналы төстә ачылды.

    - 2016 һәм 2017 еллар безгә бик күп спорт җиңүләре алып килде, - дип ассызыклады үзенең мөрәҗәгатендә район башлыгы Камил Гилманов. - Без алга таба да өлкәннәрне һәм балаларны спортка күбрәк җәлеп итәргә тырышачакбыз.

    Спорт тантанасы 850 кешене җыйды. Катнашучылар спорт төрләре буенча бүленеп, ярышларга чумдылар.

    Ярышлар программасына безнең районда киң таралган һәм популяр булган спорт төрләре кертелде. Алар берүк вакытта "Яшьлек" спорт залында, "Дельфин" йөзү бассейнында, лицейда, Яшьләр үзәгендә, үзәк парктагы тирда, үзәк шугалакта һәм Иске Ильдеряктә барды. Барлык мәйданнарда да көч сынашулар, күпсанлы җанатарларның актив хуплавы белән, киеренке, эмоциональ барды.

    Волейбол баталияләре әлеге спорт төрен сөючеләрне үзенә җыйды. Ир-атлар арасында, үзеннән соң ДЮСШ һәм Савруш авыл җирлеге командаларын калдырып, Шәрбән авыл җирлеге дружинасы иң күп балл туплады. Хатын-кызлар арасында Урмандеево авыл җирлеге командасына тиңнәр булмады, ДЮСШ һәм мәгариф бүлеге хезмәткәрләре турнир таблицасының икенче һәм өченче урыннарын алдылар. ДЮСШ хоккей буенча беренчелек лидеры булды, Урмандеево авыл җирлеге һәм Татавтодор филиалына икенче-өченче урыннар бирелде. Мини-футбол буенча көч сынашулар мәгариф бүлегенә җиңү алып килде. Икенче һәм өченче урыннарда ДЮСШ һәм Трудолюбово авыл җирлеге. Иске Ибрай авылыннан килгән спортчылар аркан тартышуда җиңү яуладылар. Калган призлы урыннарны ДЮСШ һәм мәгариф бүлеге яулады.

    Спартакиада программасы шулай ук гер күтәрү, армспорт, пневматик винтовкадан ату, милли көрәш, өстәл теннисы, йөзү, шахмат һәм чаңгы эстафетасын да үз эченә алды. 50 кешегә кадәр хезмәткәр эшләгән оешмалар һәм учреждениеләр арасында гомумкоманда урыннары түбәндәгечә билгеләнде: Мәшгульлек үзәге - беренче, май заводы - икенче, Федераль казначейлык - өченче. Авыл җирлекләре арасында: Иске Ильдеряк - беренче, Иске Ибрай - икенче, Яңа Ибрай - өченче. Коллективы 50 кешедән артык булган оешмалар арасында беренче урынны - ДЮСШ, икенчене - мәгариф бүлеге, өченчене Татавтодор филиалы яулады.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: