Аксубаево
  • Рус Тат
  • Сәламәтлек үзебез өчен

    Үткән якшәмбедә бөтен Россия белән беррәттән безнең район да Бөтенроссия «Милләтләр кроссы-2012» массакүләм йөгерештә катнашты. Сабантуй ипподромында йөздән артык кеше-мәктәп укучылары, бюджет хезмәткәрләре, район үзәге предприятиеләре, оешмалары җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре, хәтта балалар бакчасына йөрүчеләр дә җыелган иде. Һава торышының уңайлы булуы спорт чарасында катнашучылар кәефен икеләтә күтәрде. Аксубай район үзәк...

    Үткән якшәмбедә бөтен Россия белән беррәттән безнең район да Бөтенроссия «Милләтләр кроссы-2012» массакүләм йөгерештә катнашты.


    Сабантуй ипподромында йөздән артык кеше-мәктәп укучылары, бюджет хезмәткәрләре, район үзәге предприятиеләре, оешмалары җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре, хәтта балалар бакчасына йөрүчеләр дә җыелган иде. Һава торышының уңайлы булуы спорт чарасында катнашучылар кәефен икеләтә күтәрде. Аксубай район үзәк хастаханәсе коллективы кебек бердәм спорт киемнәре кигән команданы күрүе үзенә бертөрле горурлык өсти, әлеге команда район оешмалары һәм предприятиеләре арасында күпсанлы катнашучылары белән дә аерылып торды.
    Узышта катнашучыларны район башлыгы Камил Гилманов сәламлады:
    -Спорт тормышыбызга ныклап үтеп керә. Сезнең күпләрегез яхшы физик формада булу өчен иртән төрле спорт төрләре белән шөгыльләнә. Бүген без Россия, Татарстан белән бергә старт алабыз. Әлеге чарадан соң кемдер үзенең яшәү рәвешен яхшы якка үзгәртсен, хастаханә коридорларында авыру кешеләр саны кимесен иде. Сәламәтлек стартына рәхим итегез!
    Йөгерешкә яшьләр эше һәм спорт буенча бүлек начальнигы урынбасары, Татарстанның атказанган физкультурачысы Валерий Горбунов старт бирде. Бу көнне тулаем район буенча өч мең кеше старт алды-массакүләм узышлар Аксубайда гына түгел, районның һәр авыл җирлегендә үтте. Иң массакүләмле йөгереш, әлбәттә инде, Сабантуй ипподромында үтте-анда мәктәп укучылары, атаклы спортчылар һәм сәламәт тормыш рәвешенә өстенлек бирүчеләр катнашты. Иске Ибрай авылыннан килгән, педагогик хезмәт ветераны Кираметдин Шәязданов иң өлкән йөгерешче булса, 2 нче балалар бакчасыннан Сәфәр Моратшин иң кечкенәсе булды.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: