Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Сәламәт булу өчен йөгерә

Редакциягә кунак чакыргач, без аның турында нинди дә булса яңалык белмәкче булабыз. Безнең яңа кунагыбыз бүлмәбезгә күтәренке кәеф һәм уңай энергия алып керде. Ул - спорт ветераны Аркадий Гурьянов. Көч ташып торган гәүдәсенә карап, аны бер дә 60 яшьлек ир-ат дип әйтмәсең. Ул гомере буе физкультура һәм спорт белән дус...

Редакциягә кунак чакыргач, без аның турында нинди дә булса яңалык белмәкче булабыз.


Безнең яңа кунагыбыз бүлмәбезгә күтәренке кәеф һәм уңай энергия алып керде. Ул - спорт ветераны Аркадий Гурьянов. Көч ташып торган гәүдәсенә карап, аны бер дә 60 яшьлек ир-ат дип әйтмәсең. Ул гомере буе физкультура һәм спорт белән дус булган.
-Аркадий әфәнде, сез туган ягыгызга, гадәттә, ниндидер спорт чаралары яисә бәйрәмнәрдә генә кайтасыз.

-Әйе, нәкъ шулай. Бу юлы да минем кайтуым күңелле мәшәкатьләр белән бәйле. Туган авылым Сидул-Ерыклының йөз еллыгы уңаеннан җиңел атлетика буенча ярышлар оештырдым. Чабаксарда махсус медаль һәм кубоклар эшләттем. Ярышлар бик күңелле үтте. Авылдашларым спорт ярата, туган авылымда шундый яхшы спортчылар, физик тәрбия укытучылары булганга мин бик сөенәм. Алар башкаларга да сәламәт яшәү рәвешен пропагандалыйлар. Васильевлар гаиләсендә, мәсәлән, әти-әниләре дә, балалары да спортчылар. Шундый кешеләр ярдәме белән авылыбыз чәчәк ата.

Аркадий Гурьянов Сидул-Ерыклы авылында туып үскән. Аңа 77 яшь.Чувашиянең башкаласы Чабаксарда яши. Туган ягы белән һәрдаим элемтәдә тора, кунакка да еш кайта.

-Мин ел саен Аксубайда Советлар Союзы герое М.Романов истәлегенә багышлап үткәрелүче традицион Аксубай-Кәкре Күл марафонында катнашам. Анда катнашучылар белән мин яхшы таныш, үзара дуслык элемтәләре булдырдык. Аеруча спорт ветераннары белән. Марафонда кечкенә балаларның, мәктәп укучыларының күпләп катнашуын күрү аеруча рәхәт. Йөгерәләр, димәк, дөрес яшиләр, бу шөгыльне гомер буе дәвам итәргә кирәк.
-Аркадий әфәнде, сез башка спорт чараларында да катнашасызмы?

-Әлбәттә, Чабаксарда җиңел атлетика ветераннарының чын командасы бар. Мин йөгерүчеләр клубы әгъзасы булып торам. Әлеге клуб 35 яшьтән өлкәнрәк булган спорт сөючеләрне берләштерә. Шәһәрдә спорт юнәлешенә аерым игътибар бирелә халыкны саф һавага, табигатькә алып чыгу өчен, нинди генә спорт ярышлары үткәрмиләр. Чабаксар спорт ветераннары командасы бик көчле дип ышанып әйтә алам. Башка шәһәрләргә баргач, чуашлар катнашкач, безгә призлы урыннар эләкмәячәк, диләр. Чыннан да, өйгә һәрчак бүләкләр белән кайтабыз.

-Бу яшьтә сез үзегезне ничек хис итәсез?
-Бик яхшы. Көн саен шөгыльләнеп үземне формада тотам. Сәламәт булу өчен - йөгерәм. Кышын чаңгыда йөрим. Спорт өлкәсендә алган бүләкләрем - минем сәламәтлегемнең нык булуын күрсәтә. Соңгы тапкыр кайда, нинди ярышта катнаштыгыз дисезме? Мин даими рәвештә төрле ярышларга чакырулар алам. Мөмкинлегем булганда катнашырга тырышам. Күптән түгел генә Идел буе, Мәскәү өлкәсендәге ярышларда булдык. Хәзер Түбән Новгород өлкәсендәге Лысково шәһәрендә үткәреләчәк марафонга әзерләнәм.

-Сез тәмәке тартмыйсыз, спиртлы эчемлекләр белән дә мавыкмыйсызмы?
-Үз-үземне агуламадым. Нигә кирәк соң ул? Кеше ниндидер гадәтләр колы булырга тиеш түгел дип саныйм. Шатлык һәм күңел күтәренкелеген сәламәтлектән табарга, үз-үзеңне җиңәргә өйрәнергә, начар гадәтләрдән арынырга тырышырга кирәк. Мин сау-сәламәт һәм һәр яңа көнгә сөенеп яшим. Башкаларга да шуны телим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев