Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Шимбә ярышлары

Узган шимбәдә 500 дән артык спортчы катнашында ХХII нче район Спартакиадасы үтте. Анда 28 оешма һәм предприятие, 16 авыл җирлеге катнашты. Ярыш нәтиҗәләре буенча җиңүчеләр һәм призерлар билгеләнде. Волейбол буенча ярышларда ир-атлар арасында беренче-өченче урыннарны ДЮСШ, «Уют» һәм РОВД. хезмәткәрләре алды. Хатын-кызлар арасында-Савгач авыл җирлеге, ДЮСШ һәм РОО җиңүчеләр булды....

Узган шимбәдә 500 дән артык спортчы катнашында ХХII нче район Спартакиадасы үтте.


Анда 28 оешма һәм предприятие, 16 авыл җирлеге катнашты. Ярыш нәтиҗәләре буенча җиңүчеләр һәм призерлар билгеләнде. Волейбол буенча ярышларда ир-атлар арасында беренче-өченче урыннарны ДЮСШ, «Уют» һәм РОВД. хезмәткәрләре алды. Хатын-кызлар арасында-Савгач авыл җирлеге, ДЮСШ һәм РОО җиңүчеләр булды. Мини-футбол буенча көч сынашуда ДЮСШ, Иске Ибрай авыл җирлеге, ПЛ-88 җиңү яуладылар. Канат тартуда ДЮСШ-беренче, РОВД-икенче, Яңа Ибрай авыл җирлеге өченче урыннарны алдылар.
Гер күтәрүдә Г.Мотыйгуллин (Яңа Ибрай) җиңүче булды, Р.Бикушев (РОО)-икенче, А.Скворцов (Горгаз) өченче урыннарны алдылар. Хатын-кызлар арасында-В.Гатауллина (Иске Ибрай), З.Шихранова (РОО), И.Мельникова (ДЮСШ) призерлар булдылар.
Армспорт буенча Р.Волковка (УСЗ «Юность»)-беренче, М.Хәлиуллинга (РОВД)-икенче, Ю. Копаневка (Юл хуҗалыгы) өченче урын бирелде. Хатын-кызлар арасында В.Гатауллина (Иске Ибрай), Р.Матюшкина (Аксубай лицее) һәм З.Шихранова (РОО) беренче-өченче урыннарны үзара бүлештеләр.
Пневматик винтовкадан атуда А.Панюков (ДЮСШ)-беренче, И.Телешева (үзәк китапханә)-икенче, В.Павлов (Аксубай лицее) өченче урыннарны алдылар.
Шахмат буенча ярышларда ир-атлар арасында. А.Альметкин (Иске Ильдеряк), М.Водышев (Иске Савруш) һәм С.Сафин (РОВД); хатын-кызлар арасында Д.Латыйпова (Иске Кармәт), Т.Ванюкова (ДЮСШ) һәм О.Кузьмина (РОО) җиңү яуладылар.
Чаңгы эстафетасында хатын-кызлар арасында ДЮСШ командасына-беренче, искеильдеряклыларга- икенче һәм искеибрайлыларга өченче урыннар бирелде. Ир-атлар арасында спорт мәктәбе командасы-беренче, РОНО командасы-икенче һәм Иске Ильдеряк җыелма командасы өченче булды.
Өстәл теннисы буенча көч сынашуда ир-атлар арасында А.Перепелкин (ПЛ-88), И.Камбулов (ДЮСШ) һәм А.Зюзин (Иске Илльдеряк); хатын-кызлар арасында-Э.Яруллина (РОО), Л.Васильева (ДЮСШ), И.Смирнова (ПЛ-88) иң яхшылар булдылар.
ДЮСШ, Иске Ибрай һәм Иске Кыязлы спортчылары милли көрәш буенча гомумкоманда батырлары булдылар.
Эшчеләр саны 50 дән азрак булган учреждениеләр һәм оешмалар арасында ХХII нче район Спартакиадасы нәтиҗәләре буенча беренче урынны Аксубай лицее, икенче урынны-Пенсия фонды һәм өченче урынны федераль казначылык алды.
Авыл җирлекләре арасында мактау пьедесталы баскычларын искеибрайлылар, искеильдеряклылар һәм яңааксубайлылар яулады.
Коллективлар арасында эшчеләр саны 50 дән күбрәк булган коллективлар арасында ДЮСШка-беренче, РООга-икенче һәм «ВАМИН-Аксу» ООО га өченче урын бирелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ХХII нче район Спартакиадасы