Аксубаево
  • Рус Тат
  • Шахмат – чын ир-егетләр уены

    Аксубай төбәген шахмат уены тарихына бай дияргә була. Шахмат буенча беренче район ярышлары ярты гасыр элек үткәрелгән. Район үзәге танымаслык булып үзгәрде, физкультура һәм спорт торган саен халыкны ныграк җәлеп итә бара. Еллар үтү белән өлкәннәр дә, яшьләр дә спортның төрле төрләрен үз иттеләр. Мисалга, бүген шахмат ярышларына бөтенләй яшь...

    Аксубай төбәген шахмат уены тарихына бай дияргә була.

    Шахмат буенча беренче район ярышлары ярты гасыр элек үткәрелгән. Район үзәге танымаслык булып үзгәрде, физкультура һәм спорт торган саен халыкны ныграк җәлеп итә бара. Еллар үтү белән өлкәннәр дә, яшьләр дә спортның төрле төрләрен үз иттеләр. Мисалга, бүген шахмат ярышларына бөтенләй яшь интеллектуаллар җыела. Әлеге спорт төренең тарихы хакында без шахмат уены ветераны Геннадий Горбатов белән сөйләшәбез.

    - Районда беренче чемпионатның ничек үтүен мин яхшы хәтерлим. Ул вакытта Аксубай урта мәктәбенең (хәзерге АЛ) математика укытучысы, Бөек Ватан сугышында һәм Япон сугышында катнашкан Алексей Егоров җиңүче булды. Хәрби батырлыклары өчен ул ике Кызыл Байрак ордены һәм медальләр белән бүләкләнгән. 1970 һәм 1973 елларда кабат уңышка иреште.

    Озак еллар һөнәри техник белем бирү оешмасын җитәкләгән Юрий Сухалов алты тапкыр җиңү яулады. Кызганыч, бу шахмат осталары безнең арадан күптән киттеләр инде, шулай да аларга алмашка килгән шахмат сөючеләр алар турындагы истәлекне онытмыйлар, республика дәрәҗәсендәге көч сынашуларда да уңышларга ирешәләр. Бүгенге шахматчылардан Адель Купцов югары нәтиҗәләргә ирешә. Россия шахмат Федерациясе рейтингы буенча ул илнең иң көчле 500 шахматчысы арасында. 17 яшендә шахмат буенча спорт мастерлыгына кандидатлык нормасын үтәде. 2005 елда Аксубай лицеенда белем алганда район чемпионы исемен яулады. 2007-2008 еллар сезонында өч тапкыр шәһәр (Казан буенча) ярышлары призеры булды. Ә күптән түгел югары уку йортлары профессорлары һәм мөгаллимнәре арасында ТРда бронза призер булды. Ул - безнең горурлык.

    - Яшьләр үзәгендә шахмат буенча ярышлар уздырылганда төрле яшьтәге аудитория җыела - түбән сыйныф укучыларыннан алып ветераннарга кадәр.

    - Әйе, яшь талантларга оста уенчылар белән бер мәйданда очрашу файдалы. Уртак матчлар тәҗрибә һәм осталык тупларга ярдәм итә. Берничә ел элек шахмат белән җитди шөгыльләнгән укучылар күп килә иде. Алар оста уенчылар булып киттеләр һәм бүгенге көндә дә алдынгы позицияне бирмиләр. Ләкин соңгы сезонда лицейчылар шахмат-шашка турнирларында катнашмадылар. Ярышларда нигездә Савгач, Аксубайның 2 нче, 3 нче мәктәпләре командалары көч сынаша. Аларның тренерлары турында берничә сүз әйтеп үтәсе килә. Павел Крюков шахмат үсешенә күп вакытын багышлады. Аксубайның 2 нче мәктәбе командасы район турнирларында бер генә тапкыр җиңү яуламады. Иске Кармәттән Владимир Ильмеников көчле укучылар хәзерләде, 2000 нче елларда алар беренче урыннарны яуладылар. Чуаш Енорускиносыннан Геннадий Якимовтан осталык дәресләре алган кызлар яшүсмерләр һәм хатын-кызлар арасында уздырылган ярышларда (шулай ук 2000 нче еллар башында) нәтиҗәле чыгыш ясадылар. Шулай ук Тимур Мәгыйзов, Андрей Егоров, Илдар Хәйруллин, Григорий Павлов районда шахмат спорты горурлыгы булып торалар. Бүгенге көндә яшь шахмат-шашкачылар белән Геннадий Горбатов уңышлы шөгыльләнә. Савгач мәктәбеннән Анатолий Охотников командасы - районда иң перспективалысы.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: