Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Сезонны уңышлы тәмамлап

Безнең районның кызлар командасы мини-футбол буенча республика Беренчелеге финалында икенче урын өчен Яшьләр эше, спорт һәм туризм министрлыгы Дипломы белән бүләкләнде. Турнир безнең кызлар өчен уңышлы башланды. Финалга кадәр алар бернинди проблемасыз уйнап килделәр, дияргә була. Әлмәт командасын бер очко аерма белән җиңделәр, Балтач кызларын 4:1 исәбе белән тар-мар иттеләр....

Безнең районның кызлар командасы мини-футбол буенча республика Беренчелеге финалында икенче урын өчен Яшьләр эше, спорт һәм туризм министрлыгы Дипломы белән бүләкләнде.


Турнир безнең кызлар өчен уңышлы башланды. Финалга кадәр алар бернинди проблемасыз уйнап килделәр, дияргә була. Әлмәт командасын бер очко аерма белән җиңделәр, Балтач кызларын 4:1 исәбе белән тар-мар иттеләр. Яр Чаллы кызларыннан үз капкаларына бер туп кертүгә юл куйсалар, үзләре исә алар капкасына өч туп керттеләр.
Безнең команда тренеры Валерий Павлов үзенең кул астындагы спортчыларны финалга чыгаруга өндәде, әмма Мамадыш футболчылары көчлерәк булып чыктылар. Безнең кызлар булдыра алганча каршы торырга тырыштылар, әмма үз капкаларына биш туп кертүгә юл куйдылар.
Республиканың иң көчле командалары арасында икенче урын да шулай ук мини-футбол буенча 2012 ел сезонын лаеклы тәмамлау дигән сүз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев