Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Сезонның соңгы стартлары

Үткән якшәмбедә Иске Ибрай чаңгы юлында чаңгы сезонын ябуга багышланган егетләр һәм кызлар арасында чаңгыда йөгерү буенча район Беренчелеге үтте. Ярышларда 6 команда катнашты. Трассада күтәрелү, төшү элементлары да каралган иде. Бу көнне чаңгы спортын үз итүчеләр иң яхшыларны билгеләү мөмкинлеге биргән киеренке көрәшне тамаша кылдылар. 2011 елда туган кызлар...

Үткән якшәмбедә Иске Ибрай чаңгы юлында чаңгы сезонын ябуга багышланган егетләр һәм кызлар арасында чаңгыда йөгерү буенча район Беренчелеге үтте.


Ярышларда 6 команда катнашты. Трассада күтәрелү, төшү элементлары да каралган иде. Бу көнне чаңгы спортын үз итүчеләр иң яхшыларны билгеләү мөмкинлеге биргән киеренке көрәшне тамаша кылдылар.
2011 елда туган кызлар һәм малайлар арасында беренче-өченче урыннарны искеибрайлылар Гөлгенә һәм Гөлфинә Гайнетдиновалар, Гөлүсә Хөсәенова, Инсаф Сәйфуллин, Инсаф Хамәтшин һәм Рифат Батдалов яулады.
2000 нче елда туган кызлар арасында Чулпан Ногманова (Иске Ибрай), Карина Николаева һәм Екатерина Тихонова (Иске Ильдеряк), малайлар арасында Айрат Шәрифуллин, Рәфис Бикушев (Иске Ибрай) һәм Данил Маркитанов (Иске Ильдеряк) призлы урыннарны яуладылар.
Ангелина Ильгузина (Иске Ильдеряк), Энҗе Шәрифуллина, Әнисә Нуруллина (Иске Ибрай), Александр Альметкин, Алексей Зубарев һәм Җәүдәт Гилманов 1998-99 елларда туган укучылар арасында призлы урыннарны яулап, яхшы нәтиҗәләргә ирештеләр.
1996-97 елларда туган малайлар һәм кызлар арасында да ярышлар киеренке үтте. Монда Илзидә Хәйруллина (Иске Ибрай), Рәмис Бикушев (Иске Ибрай), Дмитрий Харитонов һәм Евгений Мулеев (Иске Тимошкино) җиңүчеләр булды.
1994-95 елларда туган кызлар арасында өч призлы урынны да чаңгы юлы хуҗалары: Гөлфинә Хамәтшина, Рузилә Хөсәенова һәм Эльвира Хәйруллина яуладылар. Малайлар арасында искеильдеряклылар Денис Пикмуллин, Дмитрий Аськин һәм Иске Ибрайдан Айдар Зарипов аерылып тордылар.
Хатын-кызлар һәм ир-атлар арасында Зоя Шихранова, Владимир Кожеманов, Рәис Бикушев һәм Владимир Альметкин җиңүгә ирештеләр.
Команда нәтиҗәләре буенча Иске Ибрай мәктәбенә (тренер Р.Бикушев) беренче урын, икенче урын-Иске Ильдеряк җыелма командасына (В.Альметкин) һәм өченче урын искетимошкинолыларга (В.Мулеев) бирелде. Барлык призерлар да ДЮСШ медальләре һәм грамоталары һәм ОДМиС исеменнән Кубок белән бүләкләнделәр. Спортчылар чаңгы бәйрәмен оештыручылар һәм спонсор ярдәме күрсәтүчеләр Рәис Бикушевка, уку-укыту мөдире Руфия Ярмөхәммәтовага, «Аксу Агро» ООО га (гендиректоры Вәлиҗан Җәләлетдинов), Иске Ибрай авыл җирлегенә (башлыгы Минәсхат Зиннуров), Илшат Ярмөхәммәтовка, Равил Мусинга, бертуган Җәмил һәм Җәүдәт Кадыйровларга, Кадрия Ногмановага рәхмәт белдерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: егетләр һәм кызлар арасында чаңгыда йөгерү буенча район Беренчелеге үтте. Иске Ибрай