Аксубаево
  • Рус Тат
  • Сезон ябылды

    Район спортчылары "Беловка чаңгы юлы"нда чаңгы сезонын яптылар. Күркәм йолага әверелгән ярышлар Анатолий Бульбов һәм Владимир Кожеманов инициативасы буенча үтә. Иганәчеләрне дә алар таба, трассаны да алар шомарта, ярышлар урынын да алар билгели. Әлеге ярышларның абруе да, катнашучылар исәбе дә, аларның яшь төркеме дә елдан-ел арта бара. Үзебезнең спортчылардан тыш,...

    Район спортчылары "Беловка чаңгы юлы"нда чаңгы сезонын яптылар. Күркәм йолага әверелгән ярышлар Анатолий Бульбов һәм Владимир Кожеманов инициативасы буенча үтә.

    Иганәчеләрне дә алар таба, трассаны да алар шомарта, ярышлар урынын да алар билгели. Әлеге ярышларның абруе да, катнашучылар исәбе дә, аларның яшь төркеме дә елдан-ел арта бара. Үзебезнең спортчылардан тыш, көч сынашырга Нурлат, Чистай районнарыннан да чаңгычылар килде. Тантаналы ачышта катнашучыларны башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Сергей Александров һәм ДЮСШ директоры Нияз Хисмәтов сәламләделәр. Оештыручылар спортчыларны кайнар аш белән тәэмин итү хәстәрен күргәннәр. Бәйрәм кунаклары ачык һавада пешкән ботка, коймак белән чәйдән авыз иттеләр. Ярышлар 19 яшь төркеме буенча үтте. Финишта һәр катнашучыны көчле алкышлар белән каршы алып, шоколадлар өләштеләр. "Беловка чаңгы юлы" призерлары оештыручылар һәм иганәчеләрдән бүләккә медальләр, акчалата призлар алдылар.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: