Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Сезнең җиңү–безнең горурлык

Гыйнвар уртасында Нурлат шәһәрендә (1999-2002 нче) елларда туган яшүсмерләр арасында Нурлат муниципаль районының ДЮСШ беренчелегенә самбо буенча ачык ярышлар үтте. Зона турнирында республиканың төрле районнарыннан яшүсмерләр катнашты. Безнең спортчылар - Иске Кыязлы мәктәбе укучылары «Лаеклы чыгыш ясарга, сынатмаска һәм җиңәргә» дигән девиз белән җиңүгә исәп тотып, көч сынаштылар һәм лаеклы...

Гыйнвар уртасында Нурлат шәһәрендә (1999-2002 нче) елларда туган яшүсмерләр арасында Нурлат муниципаль районының ДЮСШ беренчелегенә самбо буенча ачык ярышлар үтте.


Зона турнирында республиканың төрле районнарыннан яшүсмерләр катнашты. Безнең спортчылар - Иске Кыязлы мәктәбе укучылары «Лаеклы чыгыш ясарга, сынатмаска һәм җиңәргә» дигән девиз белән җиңүгә исәп тотып, көч сынаштылар һәм лаеклы нәтиҗәгә ирештеләр.
Җиңүчеләр түбәндәгечә билгеләнде: 45 килограммга кадәрле авырлык категориясендә Зәйдуллин Зөлфәт (7 сыйныф)-беренче, шул ук авырлык категориясендә Хөсәенов Илфат (3 сыйныф) - икенче, 28 кг кадәрле авырлык категориясендә Кыямов Руфил (3 сыйныф)- өченче, шул ук категориядә Сөләйманов Илфат (7 сыйныф)-икенче, 65 кг кадәрле авырлык категориясендә Хөсәенов Рушат өченче урынны яуладылар.
Спорт белән кече яшьтән үк дус булырга кирәк. Спорт-ул сәламәт яшәү рәвеше, кешегә алга таба яшәү өчен көч, куәт, күтәренке кәеф бирә. Спорт ул шулай ук үз алдыңа куйган билгеле биеклекләргә һәм максатларга ирешергә ярдәм итә. Бу - безнең егетләргә тренер Минзөфәр абый Мөдәрисов әйткән сүзләр. Ә безгә алар белән килешергә генә кала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев