Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Саврушлылар иң көчлеләр

Яңа ел каникулларында спорт айлыгы кысалары нигезендә һәр көнне ярышлар уздырылды. Үткән көннәрдә район кубогына волейболчылар көч сынашты. Барлыгы ун - 8 егетләр һәм 2 кызлар командалары катнашты. Кызлар арасында беренче урынны савгачлылар алды, икенче урында Аксубай командасы. Егетләр уены дәвамлырак барды. Ярышлар иртәнге 10нан кичке сәгать алтыга кадәр дәвам...

Яңа ел каникулларында спорт айлыгы кысалары нигезендә һәр көнне ярышлар уздырылды.


Үткән көннәрдә район кубогына волейболчылар көч сынашты. Барлыгы ун - 8 егетләр һәм 2 кызлар командалары катнашты.

Кызлар арасында беренче урынны савгачлылар алды, икенче урында Аксубай командасы. Егетләр уены дәвамлырак барды. Ярышлар иртәнге 10нан кичке сәгать алтыга кадәр дәвам итте. Иң кызыклысы, әлбәттә, финал иде. Трудолюбово һәм Савруш командалары төп бүләк өчен көрәште. Егетләр бөтен көчләрен биреп ярышты. Саврушлылар берничә хата җибәрде, шунда трудолюбоволылар алга чыктылар, ә соңрак йөгән кабат саврушлылар кулына күчте. Соңгы таймда 21:19 исәбе белән саврушлылар җиңүгә ирешеп, чемпион исемен яуладылар. Икенче урын трудолюбовалыларга бирелде. Өченче урында Шәрбән волейболчылары. Командалар ярышлар кубогы, медальләр, спорт һәм яшьләр эше бүлеге исеменнән грамоталар белән бүләкләнделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев