Аксубаево
  • Рус Тат
  • Савгачлылар сынатмады

    «Юность» спорткомплексында «Татарстан -Яңа гасыр» Республика иҗтимагый хәрәкәте призына волейбол буенча икенче группа ир-ат һәм хатын-кыз командалары арасында республика беренчелегенә зона уеннары үтте. Мәйданда Аксубай һәм Спас районнарының спорт ветераннарыннан торган ирләр җыелма командасы очрашты. Очрашу киеренке халәттә үтте. Безнең волейболчылар уен ахырында катлаулы хәлдән чыгу җитезлегендә генә көндәшләреннән калыштылар....

    «Юность» спорткомплексында «Татарстан -Яңа гасыр» Республика иҗтимагый хәрәкәте призына волейбол буенча икенче группа ир-ат һәм хатын-кыз командалары арасында республика беренчелегенә зона уеннары үтте.


    Мәйданда Аксубай һәм Спас районнарының спорт ветераннарыннан торган ирләр җыелма командасы очрашты. Очрашу киеренке халәттә үтте. Безнең волейболчылар уен ахырында катлаулы хәлдән чыгу җитезлегендә генә көндәшләреннән калыштылар. Нәтиҗәдә нуль исәп белән җиңелделәр. ДЮСШ тренеры Ольга Васильева җитәкләгән хатын-кызлар волейбол командасы бу юлы да үзенең дәрәҗәсен югары тотты.

    Спас һәм Аксубай волейболчылары белән уйнаган ике партиядә дә 25:9 һәм 25:10 исәбе белән оттылар. Әлеге кыю волейболчыларыбыз - Лилия Васильева, Анастасия Илюхина, Кристина Тимофеева, Анастасия Ильина, Олеся Иванова һәм Олеся Марковага беренче лига командалары арасында үтәчәк финал уеннарында зона данын якларга туры киләчәк.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: