Аксубаево
  • Рус Тат
  • Самбочылар уңышы

    Аксубай спортчылары Самара өлкәсенең Сергеевск районында үткән самбо буенча ачык турнирда уңышлы чыгыш ясадылар. Турнир локаль сугышларда һәлак булучылар истәлегенә багышланды. ДЮСШ тренеры Александр Скворцов тәрбияләгән спортчылар әлеге спорт төрендә яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр. Иван Куклин (АЛ) 35 килограмм авырлык категориясендә беренче урынны алды. Татар Майнасы мәктәбеннән Илдус Камалов үзенең авырлык...

    Аксубай спортчылары Самара өлкәсенең Сергеевск районында үткән самбо буенча ачык турнирда уңышлы чыгыш ясадылар.

    Турнир локаль сугышларда һәлак булучылар истәлегенә багышланды. ДЮСШ тренеры Александр Скворцов тәрбияләгән спортчылар әлеге спорт төрендә яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр. Иван Куклин (АЛ) 35 килограмм авырлык категориясендә беренче урынны алды. Татар Майнасы мәктәбеннән Илдус Камалов үзенең авырлык категориясендә икенче булды. Дмитрий Белов, Адель Садыйков, Дмитрий Куклин (3 нче мәктәп), Сергей Калин (2 нче мәктәп) һәм майналы Ильяс Хәбибрахманов бронза призерлар булдылар.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: