Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Самбочылар уңыш яулый

Аксубай балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе самбочыларының спорт өлкәсендәге уңышлары арта. Александр Скворцов җитәкләгән самбочылар командасы Совет гаскәрләрен Әфганстан җиреннән чыгару көненә багышланган самбо буенча турнир үткән Яр Чаллыдан буш кул белән кайтмады. Анда Татарстан, Башкортстан, Киров өлкәсе көрәшчеләре көч сынашты. Михаил Егоров (беренче урын) һәм Станислав Чернышов (өченче урын)...

Аксубай балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе самбочыларының спорт өлкәсендәге уңышлары арта.


Александр Скворцов җитәкләгән самбочылар командасы Совет гаскәрләрен Әфганстан җиреннән чыгару көненә багышланган самбо буенча турнир үткән Яр Чаллыдан буш кул белән кайтмады. Анда Татарстан, Башкортстан, Киров өлкәсе көрәшчеләре көч сынашты. Михаил Егоров (беренче урын) һәм Станислав Чернышов (өченче урын) үзләренең аврлык һәм яшь категорияләрендә зур нәтиҗәләргә ирештеләр. 32 килограммлы авырлык категориясендә Руслан Садыйков өченче урын өчен көрәште, әмма соңгы хәлиткеч мизгелдә көндәше аңардан көчлерәк булып чыкты. Нәтиҗәдә, ул дүртенче урынны яулады

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев