Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Самбо буенча сигез призер

Бөгелмәдә фул-контакт бүлегендә Кикбоксинг буенча ТР беренчелеге һәм Чемпионаты булып үтте. Ярышларда республиканың 8 шәһәреннән һәм районыннан килгән ике йөздән артык кеше катнашты. Безнең районны Алмаз Мәгыйзовның иң яхшы сигез укучысы тәкъдим итте, аларның барысы да призлы урыннар яулады. Аксубай гимназиясе укучысы Мария Бартова үзенең авырлык категориясендә (44 килограмм) иң...

Бөгелмәдә фул-контакт бүлегендә Кикбоксинг буенча ТР беренчелеге һәм Чемпионаты булып үтте.


Ярышларда республиканың 8 шәһәреннән һәм районыннан килгән ике йөздән артык кеше катнашты. Безнең районны Алмаз Мәгыйзовның иң яхшы сигез укучысы тәкъдим итте, аларның барысы да призлы урыннар яулады.

Аксубай гимназиясе укучысы Мария Бартова үзенең авырлык категориясендә (44 килограмм) иң көчлесе булды. Даниил Безруков, Владислав Петров, Оксана Захаркина һәм Гүзәл Хәмитованың югары әзерлекле булулары, җиңүгә омтылулары көндәшләре белән көрәшкәндә кимчелекләргә юл куймау мөмкинлеге бирде. Нәтиҗәдә - аларның һәрберсе үзенең яшь һәм авырлык категориясендә икенче призер булды. Артем Иванов, Илвира Нуртдинова һәм Анастасия Зольникова өченче урынга лаек булдылар. Бу ярышлар безнең команда өчен уңышлы булды.

-Без нәтиҗәләр белән канәгать, - дип сөйли кикбоксинг буенча секция җитәкчесе Алмаз Мәгыйзов. - Мондый ярышларда катнашу һәр кикбоксер өчен көрәш тихникасын үстерү, спорт планында уңышларга ирешү мөмкинлеге.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев