Аксубаево
  • Рус Тат
  • Самбо буенча чираттагы уңыш

    Самбочылар Чистайда узган ярышлардан ике призлы урынны яулап кайттылар. Анда 2000-2005 елларда туган малайлар һәм кызлар арасында самбо буенча Төбәкара турнир үтте. Ун яшьлек Дмитрий Куклин 35 килограммлы авырлыкта беренчелекне яулады. Шул ук яшь төркемендә Адель Садыйков 23 килограммлы авырлык үлчәмендә икенче урынны алды. Руслан Садыйков белән Андрей Чернышов бераз...

    Самбочылар Чистайда узган ярышлардан ике призлы урынны яулап кайттылар.

    Анда 2000-2005 елларда туган малайлар һәм кызлар арасында самбо буенча Төбәкара турнир үтте. Ун яшьлек Дмитрий Куклин 35 килограммлы авырлыкта беренчелекне яулады. Шул ук яшь төркемендә Адель Садыйков 23 килограммлы авырлык үлчәмендә икенче урынны алды. Руслан Садыйков белән Андрей Чернышов бераз оттырып, дүртенче урынга чыктылар. Һәр авырлык категориясендә 7-8 әр катнашучы булуын күздә тотканда, аларны лаеклы чыгыш ясадылар дип әйтеп була. Тренер Александр Скворцов һәм спортчылар ярышларга баруда булышлык күрсәткән Андрей Куклинга рәхмәт белдерәләр.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: