Аксубаево
  • Рус Тат
  • Сабантуйның яшел келәмендә

    Сабантуй - киң күләмле бәйрәм. Һәркем анда күңеленә хуш килгән шөгыльне таба ала. Көчләрен һәм җитезлекләрен сынап карау өчен бирегә иң яхшы спортчылар килә. Бу юлы да милли бәйрәмдә катнашучыларның яртысы диярлек ипподромга җыелды. КЫЗЫКТЫРГЫЧ АТ ЧАБЫШЛАРЫ Ат чабышлары - аксубайлыларның иң яраткан спорт төрләреннән берсе. Алар зур азарт белән...

    Сабантуй - киң күләмле бәйрәм. Һәркем анда күңеленә хуш килгән шөгыльне таба ала.

    Көчләрен һәм җитезлекләрен сынап карау өчен бирегә иң яхшы спортчылар килә. Бу юлы да милли бәйрәмдә катнашучыларның яртысы диярлек ипподромга җыелды.

    КЫЗЫКТЫРГЫЧ АТ ЧАБЫШЛАРЫ

    Ат чабышлары - аксубайлыларның иң яраткан спорт төрләреннән берсе. Алар зур азарт белән үтте. Тамаша кылырга килгән кешеләр узышларны таң калып күзәттеләр. Ике яшькә кадәрле юртакларның 1600 метрга беренче узышы "Актай" АФның Азамат Абилев йөртеп барган "Леди Хард Блоу" җиңүе белән төгәлләнде. Шул агрофирманың "Закраина" (җайдак Галияр Хәмитов) һәм "Джостик" (Тимур Җаббаров) атлы юртаклары икенче һәм өченче урыннарны үзара бүлеште.

    Дәрт артканнан-арта гына барды. Юртакларның шул ук дистанциядә икенче узышында АТУТның "Командор" аты, Сафин КФХның "Милитенсия Майнс"ын (җайдак Галияр Хәмитов) өченче урында калдырып, финишка беренче булып килде. Актайның "Артемида"сы икенче булды.

    Дүрт яшькә кадәрле юртаклар ярышында йөзләгән тамашачының көчле алкышлары астында "Катрина" (Аксубай техникумы) лидерлыкны тотты. Сафин фермер хуҗалыгының "Шармель" һәм "Лесная Фея" атлары икенче һәм өченче нәтиҗә күрсәттеләр. Дүрт яшьлек атлар арасындагы узышта Сөләйманов КФХдан "Перекресток", югары тизлек күрсәтеп, көндәшләренә җиңүгә шанс калдырмады. Алга таба призлы урыннар түбәндәгечә билгеләнде: "Аксу Агро" агрофирмасыннан "Фәрхат" (җайдак Николай Айдов) һәм шул хуҗалыктан "Тавния" (Илнур Ярмөхәммәтов) - икенче һәм өченче урыннарда.

    Ат узышларында төрле яшьтәге яхшы токымлы атлар катнашты. Монда да Сөләйманов КФХдан дүрт яшьлек "Карина" (җайдак Сергей Охотников), барыннан да алда булып, азаккача лидерлыкны тотты. Илгизәр Шәфигуллинның тугыз яшьлек "Алина" атлы аты (җайдак Марат Гафиятов) икенче призер булды. Җиде яшьлек "Бумеранг" ("Аксу Агро" ҖЧҖ, җайдак Юрий Федоров) финишка өченче булып килде. Җирле токымлы атлар узышы йөзләрчә тамашачының игътибарын үзенә җәлеп итте. Әлеге узышта Рәмис Мингатинның "Милана" (җайдак Нәфик Мингатин), "Аксу Агро" ҖЧҖтән "Флора" һәм Илшат Нуртдиновның "Зорька" атлары призерлар өчлегенә керде. Ат чабышлары призерлары акчалата премияләр һәм бүләкләр алдылар.

    КЕЛӘМДӘ - ИҢ КӨЧЛЕЛӘР

    Сабантуй бәйрәме төрле спорт ярышларында көч сынашу аренасына әверелде. Гер күтәрү буенча һәр авырлык үлчәмендә район һәм кунак булып килгән спортчыларның һәр җиңүе җанатарларның көчле алкышларына, шау-шуына күмелде. Монда Алмаз Ислямов иң югары нәтиҗәне күрсәтте. Валерий Сулбаев беразга гына калышты. Фидаил Мотыйгуллинның күрсәткечләре аны ныклап торып өченче урынга беркетте. Узган ел сабантуйлары лидеры Рәис Бикушев 24 килограммлы герләрне кулында җиңел уйнатты. Ул көн рекордын куйды - өч минут эчендә 86 тапкыр гер күтәрде! Валерий Сулбаев 61 тапкыр гер күтәреп икенче урынга чыкты, Фәрит Мотыйгуллин өченче урында (60 тапкыр).

    Хатын-кызлар арасында әлеге спорт төрендә урыннар түбәндәгечә билгеләнде: беренче урында - Солтания Мингалимова, икенчедә - Зоя Шихранова, өченчедә - җиңүченең бертуганы Рушания Тимбикова. Ир-атлар арасында армспорт буенча Радик Галимов, Рөстәм Гөзәиров, Җәмил Рздаев призлы урыннарны алдылар. Кызлар арасында армреслинг буенча беренчелектә узган ел җиңүчесе Татьяна Гатина быел да үз урынын башкаларга бирмәде. Зоя Шихранова һәм Гүзәл Раузетдинова икенче һәм өченче урыннарда.

    ДИСТАНЦИЯДӘ - ҖИҢЕЛАТЛЕТЧЫЛАР

    Безнең районда спорт патшасы - җиңел атлетика белән шөгыльләнүчеләр аз түгел. Әлеге спорт төрен яратучылар Сабантуйда да көчләрен сынап карадылар.

    Ярышлар өч дистанциядә үтте. Ир-атлар арасында өч километрлы дистанциядә Илдар Гафиятов финишка беренче булып килде. Аның артыннан ук Егор Гусляков йөгереп үтте, призерлар өчлеген Леонид Васильев төгәлләде.

    Мәктәп укучылары да шул ук дистанциягә йөгерделәр. Рәфис Сәгыйтов дистанцияне максималь кыска вакыт эчендә йөгереп узды, Айрат Шәрифуллин һәм Рәфис Бикушев икенче-өченче урыннарны яуладылар.

    Кызлар арасында 1500 метр аралыкка йөгерүдә Вера Енизеркина бәхәссез җиңүче булды, Алсу Сәрвәртдинова һәм Тамара Клюева икенче һәм өченче урыннарда.

    КОМАНДА УЕННАРЫ

    Мәйданда төрле спорт төрләре буенча кара-каршы көрәш барган вакытта, күрше спорт мәйданчыгында дәрт кайнады. Волейбол командалары үзләренең җанатарларын нигезле борчылырга мәҗбүр иттеләр. Нәтиҗәдә бернинди оттырусыз уйнаган шәрбәнлеләр лидер булды, трудолюбоволылар - икенче, Урмандеево командасы өченче урыннарны яулады. Хатын-кызлар арасында - Савгачның ике командасы беренче һәм икенче урыннарны үзара бүлеште, Иске Савруш волейболчылары өченче урында.

    Футбол ярышларында ДЮСШ дружинасы беренчелекне тотты. Икенче урында - Иске Ильдеряк, өченчедә "Луч" җыелма командалары.

    БАТЫРЛАР БИЛ АЛЫШТЫ

    Милли көрәш әлеге спорт төрен үз иткән барлык яшь категориясендәге көрәшчеләрне үзенә җыйды. Көчләрен сынап карарга теләүчеләрнең исәбе булмады. Тамашачылар көрәшне зур кызыксыну белән күзәттеләр, тәэсирләрен яшерә алмыйча, дулкынланып җан аттылар. Көрәшчеләрнең нәтиҗәләре түбәндәгечә: иң яшь спортчылар - мәктәп укучылары арасында 30 килограммга кадәрле авырлык үлчәвендә беренче урынга Илназ Сруров чыкты. Тупланган очколар буенча Адел Хөснетдинов һәм Адел Садыйков икенче-өченче урыннарны алдылар. 40 килограммга кадәрге үлчәм категориясендә призерлар өчлеген - Айнур Төхвәтуллин, Илмир Хамәтвәлиев, Андрей Чернышов; 50 килогарммга кадәрле үлчәмдә - Равил Яруллин, Илназ Гомәров, Радик Мостафин; 60 килограмм авырлыкта - Александр Крайнов, Илфак Сөләйманов, Илсаф Сәйфуллин тәшкил итте. 60 килограммга кадәрле авырлык категориясендә кискен бил алышуларда Рәҗәп Мифтәхов барыннан да көчле һәм җитез булуын күрсәтте. Инсаф Хамәтшин һәм Илнар Камалов кара-каршы көрәш нәтиҗәләре буенча икенче һәм өченче урыннарны яуладылар. Югары авырлык үлчәмендә көч сынашкан осталарны карап тору тагын да мавыктыргычрак булды. Җитмеш килограммлы авырлык категориясендә Илшат Җәлалетдиновка тиңнәр булмады. Айрат Исхаков һәм Минзөфәр Галиуллиннарның нәтиҗәләре беразга гына түбәнрәк. 80 килограммга кадәрге спортчылар арасында Илнур Сафин көн нәтиҗәсен күрсәтте. Ильяс Шәфигуллин һәм Айрат Хәлиуллин икенче һәм өченче призерлар булдылар. 90 килограммга кадәрле авырлык үлчәмендә Илсур Сафин бәхәссез җиңү яулады. Ильяс Шәфигуллин һәм Марсель Бикмөхәммәтовлар - икенче һәм өченче урыннарда. 90 килограммнан югарырак категориядә Рөстәм Бикмөхәммәтов, Назыйф Хәйруллин һәм Нияз Хисмәтов призерлар өчлеген тулыландырдылар. Соңгы ике номинациядә җиңгән көрәшчеләрнең хәлиткеч бил алышуын тамашачылар бөтен игътибарларын биреп тын да алмый күзәттеләр. Нәтиҗәдә - Илсур Сафин көчлерәк һәм җитезрәк булуын күрсәтте һәм 2016 ел Сабантуеның баш батыры булды!

    ФОТОРЕПОРТАЖ

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: