Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Сабантуйның спорт мәйданында

Узган Сабантуйның давылы тынып җитмәде әле. Спорт ярышларында җиңүчеләр исемлеген белер вакыт җитте. Алар сигез спорт төре буенча көч сынаштылар, һәм анда биш йөзгә якын сәламәт һәм актив яшәү рәвеше яклы булган төрле яшьтәге кешеләр катнашты. Ипподромда - юртаклар Йөзләгән кеше ипподромда кискен һәм мавыктыргыч чабышларның шаһиты булу максатыннан урын...

Узган Сабантуйның давылы тынып җитмәде әле.



Спорт ярышларында җиңүчеләр исемлеген белер вакыт җитте. Алар сигез спорт төре буенча көч сынаштылар, һәм анда биш йөзгә якын сәламәт һәм актив яшәү рәвеше яклы булган төрле яшьтәге кешеләр катнашты.


Ипподромда - юртаклар
Йөзләгән кеше ипподромда кискен һәм мавыктыргыч чабышларның шаһиты булу максатыннан урын алды. Беркем дә ат ярышларын күрергә барганына үкенмәде. Алты заезд бер тынлыкта узды. 1600 метр дистанция узу билгеләнгән ике яшькә кадәр юртаклар арасында "Актай" ҖЧҖнең "Лирика" атлы аты (җайдагы - Гыйләҗ Хәмитов) җиңү яулады. "Вифлий" һәм "Земфира" (В. Корбудин һәм М. Шәрәфетдинов) икенче, өченче урыннарны алды. Алардан бер яшькә өлкән юртаклар арасында "Линда" аты (җайдагы - Ольга Шугаева) лидер булды. Икенче урында - "Бридж Стаун" (М. Шәрәфетдинов) һәм өченче урынны "Лидия Чемп" (Г. Хәмитов) аты алды. Өченче заездда финишка беренче булып "Рембелл" (А. Янилкина) атлы ат килде, икенче, өченче урыннарны "Фестиваль" (Г. Хәмитов) һәм "Батыр Флей" (М. Шәрәфетдинов) атлы юртаклар алды. Дүртенче әйләнештә өлкән яшьтәге юртаклар арасында "Дордовик Ганновер" (Ольга Шугаева), тәҗрибәле җайдак А. Янилкинаның һәм "Максикинг Сайз" (А. Борисованың) юртагы җиңүчеләр булдылар.


Яхшы токымлы юртаклар өчен 2.400 километр дистанция билгеләнде. Беренче заездны кыска вакыт аралыгында "Фриккий" юртагы (җайдагы - Кисадан Р. Салахов) узды. Финишка икенче һәм өченче булып "Веретил" (Иске Савруштан А.Иванов), "Пальмера" (Яңа Думадан Р. Мингатин) юртагы килде. Токымлы һәм җирле токымлы атлар 4800 метр дистанциядә беренчелек өчен көч сынаштылар. Монда Чистай юртагы "Асмодей"га (Д. Нуршалеев) тиңнәр булмады, И.Шәфигуллинның (Яңа Дума) "Алинә" исемле юртагы анардан әз генә калышты. Өченче урын яңадумалы Р. Мингатинның "Милана" исемле атына бирелде.


Команда уеннары
Футбол. Районның иң яхшы биш командасы Сабантуйның футбол мәйданында беренчелек өчен көч сынашты. Финал ярышларында катнашу хокукын искеильдеряклылар һәм аксубайлылар яулады. Йомгаклау уенында ДЮСШ вәкилләре үз көндәшләреннән оттырды. Шул рәвешле футбол ярышларында Иске Ильдеряк авыл җирлеге командасы - беренче, район үзәге командасы икенче урынга лаек булды.


Волейбол. Хатын-кызлар арасында төрле ранг ярышларының алыштыргысыз лидерлары -Савгач авылы командасы. Сабантуйга хәтта ике команда килгән иде. Алар үзара беренче һәм икенче урыннарны бүлештеләр. Өченче призлы урынны Савруш кызлары яулады. Шулай ук бу авыл җирлегенең егетләр командалары да уңышлы чыгыш ясадылар. Берсе - лидер, икенчесе ярышларның өченче призеры исеменә лаек булды. Икенче урынны Шәрбән командасы алды.


Пәһлеваннар көч сынашты
Армспорт. Армреслинг мәйданына күп кенә җанатарлар җыелды, һәм аларда мондагы вакыйгалар кызыклы тәэсир калдырды. ДЮСШның көрәш буенча тренеры Александр Скворцов бер генә батырга да җиңүгә өмет калдырмады. Линар Мингалимов икенче позициядә урнашты, Думадан Рөстәм Гузаиров өченче нәтиҗә күрсәтте. Хатын-кызлар арасында урыннар түбәндәге тәртиптә билгеләнде: беренче урында - Сирень Мингалимова (Шәрбән), икенче урында - Зоя Шихранова (Аксубай), өченче урында - Татьяна Гатина (Трудолюбово).
Гер күтәрү. Гер күтәрүчеләр турниры да халыкта зур кызыксыну уятты. Искеибрайлы Рәис Бикушев әлеге спорт төрендә көн батыры булды. Яңа Ибрайдан Гомәр Мотыйгуллин икенче нәтиҗәгә иреште. Район үзәге кешесе Айрат Хамәтгатин өченче урынны биләде. Әлеге спорт төрендә хатын-кызлар арасында Трудолюбоводан Татьяна Гатина иң көчлесе булды. Зоя Шихранова (Аксубайдан) призердан аз гына калышып, икенче урынны яулады. Өченче урында Гүзәл Равоздинова (Аксубай техникумы) урнашты.


Стартта -җиңелатлетчылар
Җиңелатлетчылар узышында да лидерлар ачыкланды. Ир-атлар арасында Иске Ильдеряктән Егор Гусляков бәхәссез җиңүче булды, Савгачтан Сергей Илюхин - икенче, Сергей Еремеев өченче урында. Яшүсмерләр арасында Рәфис Сәгыйтов (Иске Ибрай), Андрей Липатов (Савгач), Сергей Зайцев (Иске Ильдеряк); кызлар арасында Екатерина Пикалова, Надежда Курмеева (икесе дә Иске Ильдеряктан), Светлана Аниськина (Иске Тимошкино) призер булдылар.


Яшел келәм өстендә - көрәшчеләр
Татар милли көрәше ярышларында яшьләрдән алып, исемнәре таныш булган көрәшчеләргә кадәр, 90 нан артык кеше бил алышты. 39 килограммга кадәрле авырлык үлчәмендә искеибрайлылар Хәким Кадыйров, Илназ Сруров һәм Яр Чаллы шәһәреннән кайткан кунак Радик Ефимов призерлар өчлегенә керделәр. 40 килограммга кадәрле яшь төркемендә Айнур Төхвәтуллин, Илназ Гомәров, Алмир Хамәтгалимов (барысы да Иске Ибрайдан); 59 килограммга кадәр: Рәҗәп Мифтахов, Инсаф Сәйфуллин (шул ук авыл егетләре) җиңү яуладылар, өченче урында - яңаибрайлы Равил Яруллин. 69 килограммга кадәрле авырлык категориясендә Сөнчәледән Александр Крайнов бөтен көндәшләреннән дә өстен булды, Чистайдан Линар Кадыйров һәм Иске Кыязлы егете Илнар Гелметдинов икенче һәм өченче урыннарны үзара бүлештеләр. 69 килограммга кадәрле ир-атлар арасында искеибрайлы Айрат Хәлиуллин җиңү яулады. Аның авылдашы Айрат Сәфиуллин һәм Иске Кыязлыдан Айзат Шакиров икенче һәм өченче урыннарны алдылар. 70 килограмм авырлыктагы төркемдә беренче-икенче урыннар искеибрайлылар Марат һәм Айрат Исхаковларда. Иске Кыязлыдан Илшат Җәләлетдинов турнир таблицасының өченче баскычында.


Тамашачылар авыр үлчәүле спортчылар көрәшен зур кызыксыну белән күзәтте һәм җиңүче искеибрайлы Ришат Галимовны, икенче һәм өченче призерлар - Шәрбән егете Раиль Гарифуллинны һәм Чистайдан Марат Сабировны алкышларга күмде. 90 килограммнан артык авырлык категориясендә беренче- икенче урыннарны районның полиция бүлеген тәкъдим итүче бертуганнар Илсур һәм Илнур Сафиннар алды, Ильяс Шәфигуллин - өченче позициядә. Татарстанда һәм аның чикләрендә танылган көрәшчеләр ярышларга нокта куйды.

Шәрбәннән Алмаз Гайнуллин һәм Карасудан Рәдиф Нәҗметдинов икенче-өченче урыннарны алдылар. Газетаның узган санында хәбәр ителгәнчә, Димитровград шәһәреннән Сергей Павлик Сабантуйның абсолют батыры булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев