Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Россия буенча икенчеләр

Бөтенроссия спорт гаиләләре ярышларында ТР җыелма командасы әгъзалары - Сидул Ерыклы авылыннан Васильевлар гаиләсе катнашып, уңышлы чыгыш ясады. Алар икенче урынны алдылар. Васильевлар-Бөтенроссия җәйге спорт уеннарында ике тапкыр көмеш призер ияләре, спорт гаиләләре арасында ике тапкыр чемпион исеменә лаек булдылар. Чабаксардагы көч сынашуларда Россиянең 62 төбәгеннән спортчылар катнашты. Татарстан данын...

Бөтенроссия спорт гаиләләре ярышларында ТР җыелма командасы әгъзалары - Сидул Ерыклы авылыннан Васильевлар гаиләсе катнашып, уңышлы чыгыш ясады. Алар икенче урынны алдылар.


Васильевлар-Бөтенроссия җәйге спорт уеннарында ике тапкыр көмеш призер ияләре, спорт гаиләләре арасында ике тапкыр чемпион исеменә лаек булдылар.
Чабаксардагы көч сынашуларда Россиянең 62 төбәгеннән спортчылар катнашты. Татарстан данын яклап чыгыш ясаган, спорт өлкәсендә тәҗрибәсе зур булган безнең команданың, һәрвакыттагыча үз-үзенә ышанычы зур булды. Нәтиҗәдә, Төмәннән килгән команда гына аларга караганда бераз күбрәк балл туплады.
Әлбәттә инде, Васильевларның әлеге уңышы да очраклы түгел. Ерыклы башлангыч мәктәбе укытучысы Леонид Федорович һәм ДЮСШ тренеры Ольга балалары Лилия һәм Регинаны спортка, актив тормыш рәвеше алып баруга җәлеп итеп тәрбиялиләр. Лилиянең спорт өлкәсендәге уңышлары аз түгел, Регина да апасыннан калышырга теләми.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев