Үрнәк гаилә-2015
Татар Сөнчәлесендә яшәүче гаилә "Татарстанның спортны яратучы гаиләсе" исеменә лаек булды. Республика башкаласында "Күркәм гаилә" бәйгесе финалы үтте. Аксубайны муниципаль этап җиңүчеләре - Шәрәфетдиновлар гаиләсе тәкъдим итте. Исегезгә төшерәбез, гаилә башлыгы Раил Галиәскәр улы - Иске Мокшино мәктәбе директоры, хатыны Гүзәл Фәсхетдин кызы укытучы булып эшли. Аларның балалары Зилә белән...
Татар Сөнчәлесендә яшәүче гаилә "Татарстанның спортны яратучы гаиләсе" исеменә лаек булды.
Республика башкаласында "Күркәм гаилә" бәйгесе финалы үтте. Аксубайны муниципаль этап җиңүчеләре - Шәрәфетдиновлар гаиләсе тәкъдим итте. Исегезгә төшерәбез, гаилә башлыгы Раил Галиәскәр улы - Иске Мокшино мәктәбе директоры, хатыны Гүзәл Фәсхетдин кызы укытучы булып эшли. Аларның балалары Зилә белән Самат икесе дә бик талантлы.
Бәйгенең республика этабына барлык Татарстаннан үрнәк гаиләләр җыелды. Бәйгедә катнашучылар традицион визит карточкасын һәм сәнгать номерларын, яраткан милли ризыклар һәм шулай ук үзләренең шөгыль җимешләрен тәкъдим иттеләр. Безнең Шәрәфетдиновлар "Спортлы гаилә" номинациясендә җиңү яуладылар. Җиңүчеләргә бүләкләрне жюри рәисе татар халык язучысы Роберт Миңнуллин тапшырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев