Республика Спартакиадасында икенче урын
Иске Ибрай урта мәктәбе командасы Байлар Сабасында укучылар арасында чаңгы ярышлары буенча үткәрелгән Спартакиадада катнашты. Рәис Бикушев укучылары Татарстан укучылары арасында үзләренең нинди уңышка ирешә алуларын күрсәттеләр. Алар чаңгы ярышларында да, эстафетада да икенче урынны яуладылар. Төрле ярышлар призеры һәм җиңүчесе Айрат Шәрифуллин шәхси беренчелектә өченче булды. Рәфис Бикушев, Чулпан...
Иске Ибрай урта мәктәбе командасы Байлар Сабасында укучылар арасында чаңгы ярышлары буенча үткәрелгән Спартакиадада катнашты.
Рәис Бикушев укучылары Татарстан укучылары арасында үзләренең нинди уңышка ирешә алуларын күрсәттеләр. Алар чаңгы ярышларында да, эстафетада да икенче урынны яуладылар.
Төрле ярышлар призеры һәм җиңүчесе Айрат Шәрифуллин шәхси беренчелектә өченче булды. Рәфис Бикушев, Чулпан Ногъманова, Зилә Батдалова дистанцияне уңышлы үттеләр. Республика Спартакиадасында катнашып, алар үзләренең медаль һәм кубоклар коллекцияләрен тагын тулыландырдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев