Аксубаево
  • Рус Тат
  • Республика күләмендәге җиңү

    Йошкар-Ола шәһәрендә шахмат-шашка күптөр ярышлар буенча Марий Эл республикасының ачык чемпионаты үтте. Ярышларда шахмат һәм шашка буенча җирле спорт мастерлары, шулай ук Татарстаннан һәм Чуашстаннан спортчылар катнашты. Якташыбыз Тимур Мәгыйзовнең Татарстаннан иң яхшы күрсәткечләргә ирешүе әйтеп бетергесез зур сөенеч булды. Ул гомуми зачетта бишенче урынны яулады. Тагын шуны билгеләп үтәсе...

    Йошкар-Ола шәһәрендә шахмат-шашка күптөр ярышлар буенча Марий Эл республикасының ачык чемпионаты үтте.

    Ярышларда шахмат һәм шашка буенча җирле спорт мастерлары, шулай ук Татарстаннан һәм Чуашстаннан спортчылар катнашты. Якташыбыз Тимур Мәгыйзовнең Татарстаннан иң яхшы күрсәткечләргә ирешүе әйтеп бетергесез зур сөенеч булды.

    Ул гомуми зачетта бишенче урынны яулады. Тагын шуны билгеләп үтәсе килә, Аксубайда күптөр көрәш буенча яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге 2005 елдан башлап район чемпионаты үткәреп килә. Икенче көнне Йошкар-Олада шәһәр көненә багышланган блиц һәм ашыгыч шахмат буенча ярышлар узды. Тимур Мәгыйзов анда 2129 халыкара рейтинг туплап һәм КМС нормасын үтәп, тагын да югарырак нәтиҗәләргә иреште. Бүгенгесе көндә бу район тарихында спорт мастерлыгына кандидатлыкка иң югары рейтинг. Тимур Аксубайдан спорт мастерлыгына бишенче кандидат булды. "Киләчәккә максат - шахмат буенча спорт мастеры исемен алу, - дип билгеләп үтте ул. - Теләгән максатка ирешү өчен 171 пунктны үтисе калды".

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: