Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Район газетасына подписка уйнатылды

Шимбә көнне Аксубайда район газетасы призына, аның 85 еллыгына багышланган шахмат буенча юбилейлы егерменче турнир булып үтте. Аны "ТАТМЕДИА"АҖ филиалы район газетасы редакциясе районның яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге белән берлектә үткәрде. -Соңгы елларда район газетасы призына үткәрелгән турнирларга, ир-атлар һәм хатын-кызлар гына түгел, ә инде гомуми белем бирү учреждениеләре...

Шимбә көнне Аксубайда район газетасы призына, аның 85 еллыгына багышланган шахмат буенча юбилейлы егерменче турнир булып үтте.

Аны "ТАТМЕДИА"АҖ филиалы район газетасы редакциясе районның яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге белән берлектә үткәрде.
-Соңгы елларда район газетасы призына үткәрелгән турнирларга, ир-атлар һәм хатын-кызлар гына түгел, ә инде гомуми белем бирү учреждениеләре укучылары да килә. Димәк, танылган шахматчыларның - дәвамчылары, безнең газетаны укучыларның яшь буыны бар, - дип әйтте "ТАТМЕДИА" АҖ филиалы район газетасы директор-мөхәррире Айдар Моратшин. -Турнир елдан-ел популярлаша, аңарда катнашучылар арта бара.
Шунысы куанычлы, яшь шахматчылар сафы тулыланды. Бу юлы турнирда катнашучылар арасында авыл мәктәпләре укучылары да бар иде, барлыгы 37 кеше булды.
Район газетасы призына шахмат турниры беренче тапкыр 1995 елда үткәрелә. Аны Валерий Горбунов оештыра. Бу ярышларны оештыручы-инициаторлары арасында колегабыз - журналист Александр Трофимов, районның шахмат спорты тарихы легендасы, СПТУның элеккеге директоры Юрий Сухалов, педагог Павел Егоров та бар.
Турнирның баш хөкемдары ярышларга нигез салучының улы Геннадий Горбунов иде. Шахмат сөюче катнашучыларның уен кагыйдәләрен исләренә төшереп, ул ярышларга старт бирде. 14 яшькә кадәрге укучылар (кызлар да, малайлар да) яшьтәшләре белән уйнадылар, ә менә өлкән сыйныф егетләре һәм кызларына танылган шахматчылар белән көч сынашырга туры килде. Турнир өч сәгать барды һәм, әлбәттә инде, иң көчле уенчылар билгеле булды. Район газетасы призына үткәрелгән ХХ шахмат турнирында беренче өч урынны түбәндәге спортчылар яулады: Марат Сафин, Михаил Водышев, Анатолий Калмыков.
15 яшьлек һәм аннан өлкәнрәк кызлар арасында беренче урынны - Кристина Васильева, икенчене - Анна Ванюкова (3 нче Аксубай мәктәбе), өченчене Альбина Хөснетдинова алды.
14 яшьлек һәм кечерәк кызлар арасында икенче ел рәттән 2 нче Аксубай урта мәктәбеннән Юлия Муртазина беренче урынны алды, икенче урынга Анна Пикалова лаек булды (Иске Ильдеряк мәктәбе), өченче урында 2 нче Аксубай урта мәктәбеннән Анна Михайлова.
Яшүсмерләр арасындагы ярышта да узган елгы призерлар җиңүче булды. Тик бу юлы Игорь Белов - беренче, Никита Убейкин - өченче урында (икесе дә 2 нче Аксубай урта мәктәбеннән), өченче урында район үзәгенең өченче мәктәбеннән Дмитрий Закиров.
Шунысы куандыра, турнирда катнашучыларның күпчелеген район үзәгенең 2 нче һәм 3 нче урта мәктәпләре укучылары тәшкил итте, турнирны хуплаганнары өчен редакция белем бирү учреждениеләре директорлары Алексей Сударевка һәм Җәмилә Вәлиевага, тренер-укытучылар Павел Крюковка, Геннадий Горбунов һәм Ирек Галиуллинга олы рәхмәтен җиткерә.
Барлык призерлар да район газетасы директор-мөхәррире Айдар Моратшин кулыннан - Мактау грамоталары, яшьләр эшләре һәм спорт буенча комитет вәкиленнән медальләр алдылар. Турнирда беренче урынны алган шахматчылар 2016 елның беренче яртыеллыгына район газетасына язылу турындагы квитанция белән бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев