Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Район газетасы призына

Үткән якшәмбе көнне Яшьләр үзәгендә район газетасы призына шахмат ярышлары үтте. Нәтиҗәдә 18 яшь һәм аннан олырак яшьтәге ир-атлар арасында беренче урынны Михаил Водышев алды. Икенче урынны жюри Марат Сафинга бирде. Өченче урынга бер үк төрле очколар җыйган үткән елгы җиңүче Минсабир Шарашев һәм Геннадий Горбатов лаек булды. Уенда катнашкан...

Үткән якшәмбе көнне Яшьләр үзәгендә район газетасы призына шахмат ярышлары үтте.
Нәтиҗәдә 18 яшь һәм аннан олырак яшьтәге ир-атлар арасында беренче урынны Михаил Водышев алды.
Икенче урынны жюри Марат Сафинга бирде. Өченче урынга бер үк төрле очколар җыйган үткән елгы җиңүче Минсабир Шарашев һәм Геннадий Горбатов лаек булды.
Уенда катнашкан 14 яшүсмер арасында беренче урынга Савелий Купцов лаек булды, икенче урында- Данил Михайлов (Иске Кармәт төп мәктәбе, җитәкчесе-Михаил Маланчев), өченче урын Алмаз Камиловка (АСШ №3, җитәкчесе Геннадий Горбатов) бирелде.
Хатын-кызлар турнирында урыннар түбәндәгечә билгеләнде:
I урында-Татьяна Ванюкова, II урында- Ольга Кузьмина (АСШ №2), өченче урында Ольга Михайлова (АСШ №2, җитәкчесе Павел Крюков).
Турнирда җиңүчеләр Грамоталар һәм район газетасына бушлай подписка белән, ә икенче һәм өченче урынга лаек булучылар район газетасы Грамоталары белән бүләкләнделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев