Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Район газетасы бүләген оттылар

Ноябрьнең беренче көнендә район үзәгендә район газетасы призына шахмат буенча унтугызынчы турнир үтте. Аны "Татмедиа" ААҖ филиалы "Сельская новь" район газетасы коллективы районның яшьләр эше һәм спорт буенча бүлеге белән берлектә оештырды. Филиал директор-мөхәррире Айдар Моратшин турнирны ачып, традицион турнир газетаның туган көненә туры китереп үткәрелә, быел газетаның нәшер ителә...

Ноябрьнең беренче көнендә район үзәгендә район газетасы призына шахмат буенча унтугызынчы турнир үтте.


Аны "Татмедиа" ААҖ филиалы "Сельская новь" район газетасы коллективы районның яшьләр эше һәм спорт буенча бүлеге белән берлектә оештырды.
Филиал директор-мөхәррире Айдар Моратшин турнирны ачып, традицион турнир газетаның туган көненә туры китереп үткәрелә, быел газетаның нәшер ителә башлавына 30 октябрьдә 84 ел булды, дип билгеләп үтте.

- Әлеге турнирның чишмә башында Валерий Александрович Горбуновның торуын без зур ихтирам һәм горурлык белән искә алабыз. Шулай ук безнең арабыздан мәңгелеккә күчкән элеккеге журналистыбыз Александр Трофимов, СПТУның элеккеге директоры районның шахмат спорты легендасы Юрий Сухалов, укытучы Павел Егоров аны үткәрү инициаторлары булдылар, - дип әйтте Айдар Моратшин. - Шунысы сөенечле, соңгы елларда район газетасы призына турнирларга хатын-кызлар, ир-атлар гына түгел, шулай ук мәктәп укучылары датартыла, димәк, районның оста шахматчыларына алмаш үсә, безнең өчен газета укучыларның яңа буыны барлыкка килә. Менә бу юлы да турнирда катнашырга район шахматчылары, мәктәп укучылары, студентлар да килгән иде хәтта.

Районның өлкән шахматчысы Геннадий Горбатов турнирны оештыручыларны һәм ярышларның баш хөкемдарларын Халыклар бердәмлеге көне һәм турнирның 19 нчы тапкыр оештырылуы белән тәбрикләде.
- Мин шахмат уйнап кына калмыйм, район газетасын ул "Колхоз газетасы" дип аталганда ук укый идем инде. Турнир колач ала бара, газета битләрендә районның спорт тормышы киң яктыртыла, боларның барысы өчен дә редакция коллективына зур рәхмәт, - дип аерым ассызыклап үтте спорт ветераны. - Кешегә бит рухи азык та кирәк.
Катнашучыларга уен кагыйдәләрен искә төшереп, ярышларга старт бирде ул.

Шахмат баталеялары киеренке башлангыч алды. Унбиш яшькә кадәрге малайлар һәм кызлар аерым категорияләрдә уйнадылар, ә менә өлкән сыйныф укучыларына районның оста шахматчылары белән ярышырга туры килде. Турнирда катнашучыларның, аеруча түбән сыйныф укучыларының уен белән онытылып мавыгуларын күргәч, яшь буынны компьютер уеннары гына үзенә җәлеп итмәвен аңлап була иде.

Турнирның иң кызган мәлендә генә уенчыларны сәламләргә район башлыгы Камил Гилманов килде.
- Шахмат уены - ул югары акыл хезмәте. Үзем дә шахмат уйнарга яратам һәм аны чын ир-егетләр уены дип саныйм... Армиядә хезмәт иткәндә, шахмат турнирларында җиңгән өчен бик еш увольнительный ала идем... Сезгә җиңүләр телим, - дип теләкләрен ирештерде шахматчыларга Камил Камалович.



Турнир өч сәгатьтән артык дәвам итте. Башка төр ярышлардагы кебек монда да иң көчлеләр җиңү яулады.
Район газетасы призына үткәрелгән 19 нчы шахмат турнирында ир-егетләр арасында Андрей Егоров, Михаил Водышев һәм Геннадий Горбатов призлы урыннарны алдылар.

-Турнирда беренче тапкыр алтынчы сыйныфта укыганда катнаштым, - дип фикерләре белән уртаклашты Андрей Егоров. - Ул вакытта мине турнирга әтием алып килгән иде. (Автордан искәрмә: Павел Егоров - район газетасы призына үткәрелгән турнирларда өч тапкыр җиңүче). Анда мин мәктәп укучылары арасында җиңү яулап, призга плеер алдым. Газета һәм сезнең спортка битараф булмавыгыз ошый.

Кызлар арасында Юлия Муртазина һәм Диләрә Латыйпова (икенче мәктәп), призлы урыннарны үзара бүлештеләр - шахматта гадәттә егетләр уйный, әмма кызлар да сынатмадылар. Малайлар арасында Никита Убейкин, Игорь Белов һәм Данила Михайлов (икенче мәктәп) призер булдылар. Турнирда катнашучыларның яртысын район үзәгенең икенче мәктәбе тәкъдим итте, редакция моның өчен мәктәп дирекциясенә, тренер-укытучылар Павел Крюков һәм Геннадий Горбуновка аерым рәхмәтле.

Барлык призерлар да "Сельская новь" газетасы редакциясе исеменнән, мөхәррир Айдар Моратшин кулыннан Мактау кәгазьләре, Яшьләр эше һәм спорт комитетыннан медальләр алдылар, ә беренче урыннарны яулаучыларга 2015 елның беренче яртыеллыгына район газетасына подписка да бирелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев