Район данын яклап
Район баскетболчылары чираттагы турнир үткәрделәр. "Юность" спорткомплексы мәйданында җиде команда очрашты. Өч төркемдә җиңүчеләр билгеләнде, алар ДЮСШ Кубогы өчен көч сынаштылар. Ул 3 нче Аксубай урта мәктәбенең яшь баскетболчылары, тренер Г.Леонтьев спортчыларына тапшырылды. В.Павлов җитәкләгән Аксубай лицейчылар командасы икенче, Р.Бикулов җитәкчелегендәге Иске Мокшино командасы өченче булды. Турнирда җиңүчеләргә Яр Чаллыда...
Район баскетболчылары чираттагы турнир үткәрделәр.
"Юность" спорткомплексы мәйданында җиде команда очрашты. Өч төркемдә җиңүчеләр билгеләнде, алар ДЮСШ Кубогы өчен көч сынаштылар. Ул 3 нче Аксубай урта мәктәбенең яшь баскетболчылары, тренер Г.Леонтьев спортчыларына тапшырылды.
В.Павлов җитәкләгән Аксубай лицейчылар командасы икенче, Р.Бикулов җитәкчелегендәге Иске Мокшино командасы өченче булды. Турнирда җиңүчеләргә Яр Чаллыда үтәчәк республика беренчелеге ярышларында район данын яклау хокукы бирелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев